Италиядә уза торган Кышкы Олимпия уеннарында ирләр арасында скиатлон ярышы тәмамланды. Татарстаннан булган, Русия такымында чыгыш ясаучы Савелий Коростелев узышта дүртенче урын алган.
Беренче һәм өченче урыннарны Норвегиядән Йоханнес Клебо белән Мартин Лёвстрём Нюэнгет алганнар, икенче урында исә Франциядән Матис Делож.
Коростелев Олимпиядада әле башка ярышларда да катнашачак дип көтелә.
Татарстаннан быелгы Кышкы Олимпия уеннарында Русия такымында ике спортчы: чаңгычылар Дарья Непряева һәм Савелий Коростелев катнаша. Непряева хатын-кызлар ярышында 17нче булып килде.
Скиатлон дип чаңгы ярышын атыйлар. Ул ике өлештән тора: башта чаңгычылар классик стиль белән барса, шуннан соң ирекле стиль куллана. Узыш уртасында спортчылар пит-стоп ясап, чаңгыларын алыштыра алалар.
- Русия һәм Беларус спортчылары Олимпия уеннарына Париж-2024 уеннарына охшаш шартларда кертелде: алар нейтраль статуста һәм индивидуаль дисциплиналарда гына чыгыш ясый.
- Русия спортчылары кышкы Олимпия уеннарының ачылыш тантанасында такымнар парадында катнашмады.
- Олимпиадага кертелгән башка Русия спортчылары арасында фигурлы шууда – Аделия Петросян һәм Петр Гуменник, шорт-тректа – Алена Крылова һәм Иван Посашков бар. Тимераякта узышларда Ксения Коржова һәм Анастасия Семенова чыгыш ясаячак. Ски-альпинизмда Никита Филиппов, чана спортына Дарья Олесик һәм Павел Репилов, тау чаңгысы спортында Семен Ефимов һәм Юлия Плешкова катнашырга тиеш.
- 2026 елгы кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннары 6–22 февраль көннәрендә Милан һәм Кортина-д’Ампеццода уза, ярышларның бер өлеше Вальтеллина һәм Валь-ди-Фьемме төбәкләрендә үтә. 2022 елдан башлап беренче тапкыр Олимпиада Русиядә рәсми рәвештә күрсәтелә.
- 2022 елның февраленнән Русия Украинага каршы сугыш башлаган өчен аның спортчылары халыкара турнирлардан, шул исәптән дөнья һәм Европа чемпионатларыннан читләштерелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум