Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: Русиядә нефть чыгару инде икенче ай рәттән кими

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта Русия инде төялгән нефтькә сатып алучылар табуда кыенлыклар кичерә

Гыйнвар аенда Русиядә нефть чыгару инде икенче ай рәттән кимеде. Бу АКШ санкцияләре нәтиҗәсендә нефтьне халыкара базарларда сату кыенлыклары белән бәйле, дип хәбәр итә Bloomberg агентлыгы.

Русия хакимияте нефть һәм нефть продуктларын җитештерү һәм экспортлау турындагы мәгълүматны яшерә, әмма Bloomberg әлеге хәл белән таныш булган кешеләргә сылтанып хәбәр итүенчә, гыйнварда Русия көненә уртача 9,28 миллион мичкә нефть чыгарган. Бу күрсәткеч декабрь белән чагыштырганда 40 меңгә кимрәк һәм ОПЕКка керүче илләр белән төзелгән килешү нигезендә билгеләнгән нефть чыгару лимитыннан 300 мең мичкәгә азрак.

Бу мәгълүматларны Һиндстан чыганакларыннан алынган хәбәрләр дә әзме-күпме раслый. Hindustan Times газетасы язуынча, гыйнвар аенда Һиндстан Русиядән көненә уртача 1,215 миллион мичкә нефть китерткән. Бу декабрь белән чагыштырганда 12 процентка, ә ноябрь белән чагыштырганда 22 процентка кимрәк.

2 февральдә АКШ президенты Доналд Трамп Һиндстанның Русия нефтен сатып алудан баш тартачагын белдерде. Аның сүзләренчә, бу Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди белән АКШның һинд экспортына кертелгән импорт пошлиналарын киметү турында ирешелгән килешү кысаларында эшләнә. Шулай ук президент Трамп элегрәк Дәһлинең Русия энергетик ресурсларын сатып алудан баш тартмаганы өчен кертелгән өстәмә 25 процентлы пошлиналарны да гамәлдән чыгарды.

Әмма Һиндстанның Русия нефте импортын тулысынча туктатканмы-юкмы икәнлеге билгеле түгел.

Хәзерге вакытта Русия инде төялгән нефтькә сатып алучылар табуда кыенлыклар кичерә. Bloomberg исәпләүләренә караганда, Һинд һәм Тын океаннарында бүгенге көндә дистәдән артык танкер йөри, аларның бортларында әлегә кадәр сатып алучысын тапмаган якынча 12 миллион мичкә нефть бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG