Роскомнадзор Telegram эшенең әкеренәюен раслады — һәм мессенджерны чикләүне дәвам итәчәген белдерде.
Оешмада әйтүләренчә, "берничә мессенджер, шул исәптән Telegram да", "Русия кануннарын һаман да үтәми", шуңа күрә эзлекле рәвештә чикләүләр кертү дәвам итәчәк. Бу "Русия кануннарын үтәүгә ирешү һәм кешеләрне яклауны тәэмин итү" максатыннан эшләнә.
"2025 елның августында ук җәмәгатьчелеккә хәбәр ителгәнчә, Русия кануннарын системлы рәвештә игътибарсыз калдырган хезмәтләр өчен әкренләп чикләүләр кертү каралган, һәм хокук бозулар бетерелгән очракта аларны гамәлдән чыгару мөмкинлеге дә бар. Кызганычка, кайбер мессенджерлар, шул исәптән Telegram, әлеге бозуларны бетермәде", — дип китерә оешма белдерүен РБК.
Русия кулланучылары инде икенче көн рәттән Telegram мессенджеры эшендә проблемнарга зарлана. Моны Downdetector һәм "Сбой.рф" хезмәтләре күрсәтә.
Ике сервис мәгълүматларына караганда, күпләп шикаятьләр 8 февраль иртәсендә килә башлаган.
Downdetector сайтында соңгы тәүлектә мессенджер эшенә кагылышлы 9985 шикаять теркәлүе күрсәтелә. "Сбой.рф" мәгълүматларынча, соңгы алты сәгать эчендә килгән шикаятьләрнең шактый өлеше Мәскәүдән (30%), Новосибирск өлкәсеннән (10%), Петербурдан (9%), Свердловски өлкәсеннән (6%) һәм Красноярски краеннан (5%) булган.
Кайбер кулланучыларда кушымта бөтенләй ачылмый, башкаларында медиафайллар йөкләнми яки хәбәрләр җибәрелми.
Узган елның октябрендә Telegram һәм WhatsApp эшендәге өзеклекләр берничә көн дәвам иткән иде. Ул чакта Роскомнадзор WhatsApp һәм Telegram эшен "өлешчә чикләү" чаралары күрелүен, моның "җинаятьчеләргә каршы тору" максатыннан эшләнүен хәбәр итте.
Оешма фикеренчә, әлеге мессенджерлар "алдану һәм акча таләп итү, диверсия һәм террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итү өчен кулланыла торган төп сервисларга әверелгән". Шул ук сәбәп белән Роскомнадзор август аенда Telegram һәм WhatsApp-та шалтыратуларны да томалый башлады. 22 декабрьдән башлап Русиядә WhatsApp эшләү тизлеге 70–80 процентка әкеренәйгән.
"Интернетны яклау җәмгыяте" оешмасына нигез салучыларныд берсе Сергей Бойко томалауларның бер сәбәбе - Мах Русия мессенджерын алга сөрү дигән иде.
LiveInternet ширкәте җитәкчесе, Интернетны үстерү институты шурасы рәисе Герман Клименко томалауларга белән генә Мах-ка кешене җәлеп итеп булмас дип саный: шул ук YouTube бүген дә Русиядә иң популяр сервисларның берсе булып кала, бары тик трафик кына хәзер VPN аша ага. Бу тыюлар белән без кешеләрне VPN кулланырга этәрәбез ди ул.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум