Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европаның биш иле Алексей Навальныйның колониядә эквадор бакасы агуы белән үтерелүен раслады

Алексей Навальный үлгән колония
Алексей Навальный үлгән колония

Европа илләре Навальныйның биоматериал үрнәкләрен анализлагач шундый нәтиҗәгә килгән.

Русия оппозиция лидеры Алексей Навальныйның Көньяк Американың агач бакасының тиресеннән алынган агу белән үтерелгәне турында беренче булып үз чыганакларына сылтама белән The Insider хәбәр итте.

Әлеге нәтиҗәгә Навальныйның үтерелгәннән соң гаиләсе тарафыннан читкә чыгарылган биоматериал үрнәкләрен анализлаган Британия, Швеция, Франция, Германия һәм Нидерланд лабораторияләре килгән. Бу хакта The Insider хәбәреннән соң биш илнең уртак белдерүендә дә әйтелде. Документта Навальныйның үлемгә китерүче токсин белән агулануы турында "ышаныч"лы төстә белдерелә, чөнки аның үрнәкләрендә "эпибатидин булуы ышандырырлык рәвештә расланды" диелә.

"Эпибатидин — Көньяк Американың агач бакаларында булган токсин, диелә биш илнең белдерүендә. — Ул Русиядә табигый шартларда очрамый. Русия хакимияте Навальный табигый үлем белән үлде дип белдергән иде. Әмма эпибатидинның агулыгын һәм симптомнарны исәпкә алганда, ул агулаудан үлгән. Навальный тоткынлыкта вафат булды, бу исә Русиянең аңа әлеге агу белән агулау өчен чаралары да, мотивы да, мөмкинлеге дә булганын аңлата", диелә.

Белдерү авторлары 2018 елда Сейлсбери шәһәрендә Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлиягә каршы ясалган һөҗүмне, шулай ук 2020 елның җәендә Алексей Навальныйны агулау омтылышын искә ала.

Навальныйның биоматериал үрнәкләрен Русиядән ничек итеп чыгара алулары әлегә билгесез булып кала. Коррупциягә каршы көрәш фондының элекке мөдире Иван Жданов Telegram-да "Анализ өчен Навальныйның биоматериалларын чыгарырга ярдәм иткән кешеләр — чын каһарманнар" дип белдерде.

Ике ел элек Юлия Навальная иренең үлеме турында Мүнһендә иминлек конференциясендә хәбәр иткән иде.

Бүген Навальная The Insider хәбәрен раслады һәм иренең үлеме өчен җаваплылыкны Русия президенты Владимир Путинга йөкләде.

"Мин иремне агулауларына беренче көннән үк инанган идем, әмма хәзер моңа дәлилләр бар: Путин Алексейны химик корал белән үтерде. Ике ел дәвамында җентекле эш алып барганнары һәм хакыйкатьне ачканнары өчен Европа илләренә рәхмәтлемен", дип язды Юлия.

Алексей Навальный 2024 елның 16 февралендә Харп бистәсендәге "Полярный волк" колониясендә үлде. Бу хакта Ямал-Ненец автоном бүлгесенең Русия ФСИН идарәсе хәбәр итте. Оешма белдерүенчә, сәясәтче "йөреп кергәннән соң үзен начар хис иткән һәм шунда ук диярлек аңын югалткан", ә реанимация чаралары нәтиҗә бирмәгән.

Навальныйның гәүдәсен тикшерүчеләр аның әнисенә бары тик 24 февральдә генә бирде. Сәясәтчене 1 мартта Мәскәүдәге Борисов зиратында җирләделәр.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG