Чаллы (Татарстан) шәһәр шурасы депутаты, "Шәһәр СВО ветераннары шурасы" берлеге рәисе Шамил Әюпов республика башлыгыннан сугыш ветераннары госпитале өчен өстәмә бина сорады. Бу хакта ул шәһәр шурасының хисап сессиясендә белдерде.
— Чаллы һоспитале — Татарстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән ике оешманың берсе. Ул төбәкнең 22 районы халкына хезмәт күрсәтә. Соңгы өч елда мөрәҗәгатьләр саны өч тапкыр артты. Көн саен Русия хакимияте Украинадагы сугышны шулай атый. ветераннары мөрәҗәгатьләре күбәя. Хәзерге матди-техник база һоспиталь алдында торган бурычлар күләменә инде туры килми. Без барыбыз да махсус хәрби операция тәмамлануын, барлык сугышчыларыбызның җиңү белән өйләренә кайтуын түземсезлек белән көтәбез. Шул вакытка без медицина һәм психологик ярдәмгә мохтаҗ СВО ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары саны 74 мең кешедән артачак дип фаразлыйбыз, — дип китерә Әюпов сүзләрен chelny-biz басмасы.
Аның әйтүенчә, "уңайлы һәм сыйфатлы медицина ярдәме оештыру өчен һоспитальгә тәүлек әйләнәсе стационарлар һәм сырхауханә урнашачак өстәмә бина кирәк".
Шамил Әюпов ачыклавынча, "Шәһәр СВО ветераннары шурасы" эшләгән сигез ай эчендә аларга 432 кеше — хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары — мөрәҗәгать иткән.
Татарстаннан Русиянең Украинада башлаган сугышына күпме кеше китүе билгеле түгел. Сугыштагы югалтуларны санаучы журналистлар һәм тикшерүчеләр үлүчеләр белән Татарстан Русиядә икенче урында бара дип белдерә. Беренче урында - Башкортстан.
Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүмат караганда, 16 февральгә Татарстаннан сугышта барлыгы 7 717 кеше һәлак булган. Чынлыкта саннар зуррак, чөнки югалтуларны хакимиятләр яшерә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум