АКШ алдагы ял көннәрендә Иранга һөҗүм ясау өчен җитәрлек көч туплаган. Бу хакта 18 февральдә Ак йорт һәм Пентагондагы рәсми затларга таянып АКШ медиалары хәбәр итте.
CNN мәгълүматларынча, Пентагон Ак йортка, президенттан күрсәтмә килгән очракта, АКШ хәрбиләре ял көннәрендә хәрби чара үткәрергә әзер булачак дип җиткергән. Әмма The New York Times язуынча, президент Доналд Трамп әлегә алга таба нинди гамәлләр кылу турында карар кабул иткәнен белдермәде.
Бер яктан, АКШ Иран белән турыдан-туры сөйләшүләр алып бара һәм Тәһраннан уран баетуны туктатуны таләп итә. Ак йорт вәкиле Кэролайн Левитт белдерүенчә, хакимият якын ике атнада Ираннан үз позициясен ачыграк аңлатуны көтә. Икенче яктан, ул Трампның Иран тәкъдимнәрен көтеп ихтимал хәрби чараны кичектерергә әзерме-юкмы дигән сорауга җавап бирүдән баш тарткан. Доналд Трамп үзе исә, АКШ таләпләре белән килешмәгән очракта, Тәһранга "кырыс нәтиҗәләр" көтәчәген берничә тапкыр әйткән иде.
АКШ медиалары хәбәр итүенчә, дөньядагы иң зур очкычларны йөртүче "Джералд Форд" җитәкчелегендәге төркем Урта диңгезгә якынлаша. Анда инде "Авраам Линкольн"хәрби очкычларны йөртүче (авианосец) да урнашкан. Британиядә урнашкан АКШ хәрби очкычлары, шул исәптән ягулык салучы очкычлар, Иранга якынрак күчерелгән. Соңгы ай дәвамында төбәктә өстәмә ракетка каршы саклану системнары да урнаштырылган.
Америка белгечләре билгеләп үткәнчә, ихтимал һөҗүм хәдәфләре итеп Иранның кыска һәм урта радиуслы ракетлары, атом корылмалары, шулай ук Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы белән бәйле корылмалар каралырга мөмкин. Шул ук вакытта The New York Times язуынча, дәүләтнең иминлек киңәшчеләре президентны, әгәр чараның максаты Иранда хакимиятне алыштыру булса, аның уңышы гарантияләнмәгән дип кисәткән. Газетның Израилдәге чыганаклары хәбәр итүенчә, Израиль армиясе дә Иранга мөмкин булган һава һөҗүмнәренә әзерләнә. Аларның максаты — Тәһранны сөйләшүләрдә һәм аның атом програмы мәсьәләсендә чигенүләргә мәҗбүр итү.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум