Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 68 яшьлек активистны WhatsApp-та язган фикерләре өчен штрафка тартканнар

Таңсылу Аслаева
Таңсылу Аслаева

Таңсылу Аслаева республикада әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле күп кенә каршылык чараларында катнашты.

Башкортстанда әйләнә-тирә мохитне саклау активисты Таңсылу Аслаеваны WhatsApp-тагы комментарийлары өчен Русия армиясен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә штрафка тартканнар.

Баймак район мәхкәмәсе хөкемдары Гүзәл Сәфәрова 68 яшьлек активист Таңсылу Аслаевага 15 мең сум күләмендә штраф салган. Бу хакта мәхкәмә сайтындагы сылтама белән ASTRA хәбәр итә.

Мәхкәмә материалларында әйтелгәнчә, Аслаева WhatsApp-та "пропаганда характерындагы гамәлләрнең җәмәгатьчелек чалымнары" булган комментарий урнаштырган. Әмма төркемнең исеме дә, комментарийның эчтәлеге дә әйтелми.

Аслаева гаебен таныган һәм комментарийны үзе язганын раслаган. Аның сүзләренчә, Русия армиясен "дискредитацияләү" нияте булмаган.

2023 елда Аслаева Башкортстанның Баймак районы Ишморза авылы халкы белән бергә алтын табучы оешмаларга лицензия бирүгә каршы чыгып, әлеге эшләрне туктатуга ирештеләр. Ул вакытта Ишморзада бер меңнән артык кеше җыелды.

Активист Таңсылу Аслаева Башкортстанның Подольски авылындагы меңнән артык кешене күчереп, шул авылның җир астында яткан бакыр-цинк мәгъдәнен чыгаруга каршы да чыккан иде. Башкорт активистлары бу мәсьәләдә сөйләшү өчен авылда халык җыены уздырырга теләде. Тик Таналык авыл җирлеге бу җыенны уздырырга рөхсәт бирмәде. Ул вакытта рөхсәтсез җыенга 40лап кына кеше килде. Аслаева ул вакытта җыен булмаса да, халыкның җыелуын, фикер алышуын хуплавын әйтте.

— Җыен булмаса да, халык килде, аралашты. Моннан соң Подольскида да инициатив төркем җыелыр, алар эшләр, дип өметләнәм, - диде Аслаева.

Башкортстанда активистларны эзәрлекләү даими булып тора. Узган ел Әбҗәлил районындагы Кырктытаудан бакыр чыгаруга каршы чыгыш ясаган берничә активистта тентү узды. Активист Урал Байбулатовка "ялган мәгълүмат тарату" турында җинаять эше ачылды. Аерым алганда, бер тентү белән Магнитогорски эшмәкәре Илдар Хәбиров йортына да килделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG