Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илдәге татар балалары өчен оештырылган Татар аланы быел Канадада узачак

2025 елгы Татар аланында
2025 елгы Татар аланында

Бу инде дүртенче алан булачак, оештыручылар быел йөзгә якын кеше катнашыр дип көтә. Татар аланында быел татар тарихына басым ясалачак.

Татар аланы быел Канадада, Квебек җирендә, Истмонд шәһәрендә 6-16 июльдә узачак. Аның оештыручылары — Канадада яшәүче татар активисты, "Alima Academy" татар онлайн мәктәбенә нигез салучы Алимә Сәлахетдинова һәм ул туплаган такым. Татар алан ун көн дәвам итәчәк. Оештыручылар әйтүенчә, быел аланда эш сабый балалардан алып ата-аналарга кадәр берьюлы дүрт параллель программ нигезендә барачак. Шулай ук 11-12 июльдә Tatar Open House чарасы узачак. Бу —Татар аланның ачык ишекләр көне, бирегә теләгән кеше килә ала.

Алимә Сәләхетдинова Азатлыкка аңлатуынча, дүртенче тапкыр узачак Татар аланың концепциясе гыйнвар аенда Сан-Францискода, Силикон үзәнендә оештырылган Татар аланның Winter Camp вакытында татар яшьләре тарафыннан башкарылган.

— Татар аланын оештыру, аны үткәрү җиңел түгел, шуңа күрә без быел аны уздырмасбыз, тәнәфес ясарбыз дип уйлаган идек. Winter Camp оештырдык, анда татар яшүсмерләрне тупладык. Белем алу, карьера, кайсы һөнәр сайларга — шул төп тема булды. Анда катнашкан татар яшьләре җәй көне дә очрашуны бик сорады, аның ничек узылуы турында фикерләрен әйтте, программнар ничек булырга тиеш — бу хакта фикерләрен җиткерде. Шуңа авыр һәм җаваплы булса да бу эшкә янә алындык, — ди Алимә Сәләхетдинова. — Иң зур сөенечебез шул —Татар аланында үзебезнең әйдәманнар үсеп чыкты. Аларның идеяләре күп, алар җәй көне узачак аланны үзгәреш аланы дип атады. "Күбәләк" дип атадылар. Күбәләк канатлар чыгарыр һәм очар ничек ничек үзгәрешләр кичерде без дә трансформация уздык диделәр. Хәзер бездән кечкенәләргә, татар сеңел һәм энеләренә канатлар куярга телибез дип сөйләделәр. Шундый янып торган яшьләргә "Юк, быел уздырмыйбыз дип әйтергә телебез әйләнмәде.

Бу — бер сөенеч. Икенчесе — катнашучылар саны артты. Без моңа кадәр дә Татар аланның татар телле булуына басым ясадык. Шуңа туган телнең дә, милли үзаңның да үсешен күрәсебез килә. Татар аланы чит илдә туып-үскән татар балалары өчен бердәнбер татар телле, татар тарихын өйрәнүче милли мохит. Без быел татар тарихына басым ясаячакбыз. Яшьләрүзләре дә татар телен куллануны киңәйтик, дөрес сөйләшүне кагыйдә итеп куйыйк, диде. Бу зур җиңү безнең өчен. Балалар үзләре моны тели.

Алимә Сәләхетдинова фикеренчә, Татар аланы кебек уку-укыту чаралары даими булырга тиеш һәм ул төрле илләрдә, төрле шәһәрләрдә узарга тиеш. Бу чит илдәге татарлар өчен яңа танышулар, элемтәләр булдырырга ярдәм итә һәм балаларны үзара таныштыра. Ул Татар аланы кебек чара арзан була алмый, йортны арендага алу, ризык өчен түләү кыйммәткә төшә дип аңлата. Шуңа программны мөмкин кадәр файдалы, бай ясарга тырышабыз, уку-укытуга басым ясыйбыз, ди ул.

  • Татар аланы беренче тапкыр 2024 елның җәендә Канаданың Монреаль шәһәрендә оештырылды. Анда 70тән артык кеше катнашты.
  • Икенче тапкыр Татар алан инде Америкада узды. Ул үзенә 70 кешене туплый алды.
  • Быел татар яшьләре Татар аланның кышкы аланы Winter Camp чарасына тупланды. Ул АКШның Сан-Франциско шәһәрендә узды.
  • Татар аланы уздыруга бернинди дә грант акча кулланылмады, дәүләттән ярдәм алынмады. Бу — тулысынча татарлар үзләре оештырып, үз акчасына ерып чыккан уникаль проект.
  • 2017 елның августында Канаданың Монреаль шәһәрендә "Сәләт" аланы булды. Анда берничә илдән татар балалары җыелды. Өлкәннәр белән санаганда, барлыгы 60лап кеше катнашты. Балалар нигездә АКШ һәм Канададагы татар гаиләләреннән булды. Шулай ук Казаннан бер төркем бала килде, Чехиядән дә килүчеләр бар иде. Ул Татарстан дәүләте казнасыннан финансланды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG