Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Казаннан контрактчылар җитмәвен тәнкыйтьләде. Украина сугышында шәһәрдән кимендә 1200 кеше үлгән

Рөстәм Миңнехановның Владимир Путин белән очрашуы, 2025 елның марты
Рөстәм Миңнехановның Владимир Путин белән очрашуы, 2025 елның марты

Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматларга күрә, сугышта Казанда туган 1 299 кеше һәлак булган.

Татарстан башлыгы Рөcтәм Миңнеханов 26 февральдә узган Казан шәһәр думасы утырышында Татарстан башкаласыннан Украинага каршы сугышка контрактчылар җыю планы үтәлмәвенә игътибар иткән. Бу хакта "Бизнес Online" яза.

— Моның җиңел түгеллеген, саннарның зур булуын аңлыйм, әмма бу мәсьәлә сезнең җаваплылыкта, — дигән Миңнеханов.

"Татар-Информ" агентлыгы республика башлыгы сүзләрен турыдан-туры китермәгән, бары тик "контрактчылар тутыру планына игътибар кирәк, республика гадәттә бу бурычны үти, әмма узган ел аз гына җитмәгән" дип кенә язган.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә Русиянең Украинага һөҗүмендә катнашучыларның алты меңнән артык гаиләсен "муниципалитет көндәлек кайгырта" дигән.

Украинага каршы сугышта күпме татарстанлы катнашуы билгесез.

Узган елның июлендә Казанда контракт хезмәтенә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов 2025 елның беренче алты аенда Татарстанда Русия саклану министрлыгы белән 8 меңнән артык кеше контракт төзүен әйткән иде. 2025 елның июнендә ул кайбер ирләрнең Украинага түгел, ә "Африка корпусы"на җибәрелүен дә белдерде.

2024 ел нәтиҗәләренә караганда, Козлов сүзләренчә, Татарстанда 12 меңнән артык кеше контракт төзегән, план 7 процентка арттырып үтәлгән.

Былтыр җәен Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикадан сугышта катнашкан яки анда хезмәт иткән кешеләр саны якынча 45 меңгә җиткән. Ә моңа кадәр — 2025 елның март аенда — Миңнеханов Владимир Путин белән очрашу вакытында Украинадагы сугышка җибәрелгән контрактчылар һәм мобилизацияләнгәннәр саны 38 169 кеше дип әйткән иде.

Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматларга күрә, сугышта Казанда туган 1 299 кеше һәлак булган. Медиазона исәпләүләренә караганда — 1 230 кеше.

Быел гыйнвар башында Татарстан хакимияте Украинага каршы сугышка контракт имзалаган өчен бер тапкыр бирелә торган төбәк түләвен алты тапкырдан да күбрәккә — 400 мең сумнан 2,5 млн сумга кадәр — арттырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG