Дубай һәм Әбү-Дабидан Казанга очышлар гамәлдән чыгарылды. Казаннан бу юнәлешләргә рейслар да башкарылмаячак. Бу хакта Казан һава аланының онлайн-таблосы мәгълүматлары күрсәтә.
Туктатылган очышлар Flydubai һәм Etihad Airways һава ширкәтләре очышларына кагыла. Дубайдан Казанга көтелгән FZ 973 (00:50) һәм FZ 983 (04:25) очышлары килми. Шулай ук Әбү-Дабидан 12:35 сәгатькә планлаштырылган EY 839 рейсы да башкарылмый.
Кире юнәлештә дә очышлар туктатылган. Казаннан Дубайга очарга тиешле FZ 974 (01:50) һәм FZ 984 (05:25) рейслары очып китмәгән. Моннан тыш, 13:30 сәгатькә билгеләнгән Әбү-Дабига EY 840 рейсы да гамәлдән чыгарылган.
Дубайдан Уфага һәм кире очышлар да туктатылган. Сүз AirArabia һәм flydubai рейслары турында бара. Һава ширкәтләре юлчыларга акча кайтарырга яки очыш вакытын күчерергә вәгъдә бирә.
- 28 февральдә Израил АКШ ярдәмендә Иранга һөҗүм итте. Шуннан соң Иран Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Бәхрәйндәге Америка хәрби базаларына һөҗүм ясады, күп илләрдә шартлаулар теркәлде.
- Cirium аналитик компаниясе мәгълүматларына караганда, якшәмбе көнне Фарсы култыгы һәм Якын Көнчыгыш илләрендә 4 329 очышның 700дән артыгы гамәлдән чыгарылган. "Көн дәвамында авиакомпанияләр тулырак мәгълүмат биргән саен, бу саннар артыр дип көтелә", диелә хәбәрдә.
- Гарәп Әмирлекләре үз һава киңлеген япкан. Анда хәзер якынча 50 мең Русия туристы булырга мөмкин, алар белән туроператорлар эшли диелә.
- Дубайның үзәк районнарының берсе – Палм-Җумейра – җирендә янгын видеосы тарала. Бу туристлар арасында популяр ясалма утрау. Видеодан күренгәнчә, Иран ракеты яки аның кыйпылчыклары биш йолдызлы Fairmont The Palm кунакханәсе янында төшкән, бинада янгын чыккан.
- Төнлә һөҗүмнәр нәтиҗәсендә Дубай халыкара аэропорты зыян күргән. Reuters хәбәр итүенчә, Иран һөҗүме нәтиҗәсендә аэропортның бер терминалына зыян килгән.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
Форум