Accessibility links

Кайнар хәбәр

AY YOLA төркеменең Европадагы туры туктатылды

AY YOLA төркеме
AY YOLA төркеме

София, Будапешт шәһәрләрендә билгеләнгән концертлар булмаячак. Моңа кадәр Берлиндагы концерт узмаячак дип игълан ителгән иде.

Башкортстанның AY YOLA төркеменең Европа туры Сербиянең Белград шәһәрендә башланды һәм шунда ук тукталды. Тур Белград, София, Будапешт, Берлиндагы концертлардан торган иде. Әмма башкорт сәнгатькәрләре бары тик 28 февраль Сербиянең Белград шәһәрендә генә чыгыш ясый алды. Алар "Ефәк юлы" фестивалендә катнашты, чыгышлары да шул фестиваль кысаларында булды. Төркем соңыннан Болгариягә юл тотарга тиеш иде. Әмма җырчылар 2 марттагы София, 4 марттагы Будапешттагы, 7 мартта Берлиндагы концертларның узмаячагы турында хәбәр итте.

— Безнең Европа туры кысаларында чираттагы концертыбыз иртәгә — 2 мартта Софиядә узарга тиеш иде, һәм анда барлык билетлар да сатылып беткән иде. Кызганычка, без София, Будапешт һәм Берлиндагы концертларны күчерергә мәҗбүр, — дип язганнар алар үз Телеграм каналларында.

Сәбәпләрен визаларга бәйле дип аңлатканнар алар.

— Бер айдан артык инде безнең паспортлар Болгария консуллыгында мәдәни визалар көтеп ята, ләкин аларны бирү турында карар әлегә кадәр кабул ителмәде. Безгә рәсми баш тарту да килмәде, әмма керү өчен рөхсәт тә бирелмәде.

Шуңа да без әлегә концертларның яңа даталарын әйтә алмыйбыз. Әмма алар, һичшиксез, булачак. Теләүчеләр билетларын кире тапшыра ала — аларның бәясе тулысынча кайтарылачак, — диелгән аларның хәбәрләрендә.

Сербиягә Русия ватандашлары визасыз керә ала. Әмма Болгария, Маҗарстан, Германиягә шенген визалары кирәк.

Моңа кадәр чит илдәге башкорт активистлары Русия Украинадагы баскын сугышын алып бара, анда иң күп һәлак булучылар Башкорстан кешеләре. Ни өчен AY YOLA төркеме бернинди дә каршылыксыз Европа илләренә килеп концертлар куя ала дип сорау куеп каршы чыкты. AY YOLA төркеменең солисты Ринат Рамазанов Русиянең бу сугышын хуплап фикерләрен әйтте.

— Сүз дә юк, AY YOLA башкорт җырын таныта, аның өчен афәрин. Әмма ничек кенә бу юнәлештә эшләмәсеннәр, Путинның сугышны яклый икән, алар Башкортстаннан чыгарга тиеш түгел. Оккуппацион сугышны хуплаган кешеләр ни өчен Европага барырга тели алар? — диделәр чит илдәге Башкорт комитетының "Илче Гайсә" фикер клубында.

АКШта яшәүче башкорт активисты, чит илдәге башкорт комитеты әгъзасы Айгөл Лайон Азатлыкка Русия хакимиятенә ләббәйкә итеп торган, Украинадагы сугышка да, анда меңләгән башкортларның һәлак булуына да күз йомучы артистларны "йомшак көч" буларак файдалана, ди ул.

— AY YOLA ның Европага килеп җырлап йөрүче шул ук Илдар Абдразаковтан нәрсә белән аерыла? Аны тыйдылар. Валерий Гергиев никадәр талантлы, исемле булмасын, концерты белән Европага кертмәделәр. Ничек итеп AY YOLA Европага керә ала соң? Алар да бит урыс дөньясының солдатлары, Мәскәүнең җырын җырлаучылар. Алар Европага килеп башкортларны танытып йөриячәкме? Юк. Алар Русияне, урыс дөньясын популярлаштырачак. Урыс җырчыларын кертә алмагач, менә шулай итеп башкортларны кулланалар. Бу — Мәскәүнең астыртын һәм кабәхәтләрчә эш итүе, — диде ул.

Айгөл Лайон Европаның миграция хезмәтендә уяусызлык, тирән уйлый белмәве, ришвәтчелекнең көчле булуы, шуңа да Европага Украина сугышын хуплаучылар да бер кыенлыксыз килә ала, диде.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлануына 4 ел булды. Азатлык Радиосы хисабында Башкортстаннан үлүчеләр саны 9 меңнән артты. Бүгенге көнгә 9124 кеше үлеме турында хәбәр таба алдык. Бер ел элек кенә, 2025 елның февралендә хисапта Башкортстаннан 4666 исем булган иде.

Русия Укрианада алып барган баскын сугышында Азатлык Радиосы хисабына күрә Татарстаннан 7889 кеше һәлак булган. Болар барысы да без ачык чыганаклардан ачыклый алган саннар агына. Хакимият үлемнәрне яшерә, шуңа үлем-китем саны тагын да зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG