Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәктәпләрендә 9нчы сыйныфта тарихтан мәҗбүри имтихан кертелә

Яңа тарих дәреслеге
Яңа тарих дәреслеге

Имтихан 2027-2028 уку елында кертеләчәк. Аны тапшырганнар гына Төп дәүләт имтиманына (ОГЭ) кертелә ала.

2027–2028 уку елыннан тугызынчы сыйныф укучылары тарихтан телдән имтихан тапшырачак, дип хәбәр итте Русия мәгариф министры Сергей Кравцов. Бу хакта РБК яза.

"9нчы сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханы алдыннан тарихтан телдән имтихан кертү турында карар кабул ителде, бу — барлык мәктәп укучылары өчен бердәм телдән имтихан. БДИ кысаларында тарихи инша кертелде, ә без 9нчы сыйныфта гомуми белемне тикшерүне телдән имтихан белән тулыландырабыз. Укыту планы 2027–2028 уку елыннан гамәлгә кертеләчәк, шуңа күрә тарихтан телдән имтиханга укытучыларны һәм укучыларны әзерләү планы бар", — диде Кравцов.

Аның сүзләренчә, телдән имтихан гыйнвар–апрель айларында дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты буларак уздырылачак.

Русия хакимиятләре, аеруча Украинадагы сугыш фонында, "тарихи мәгърифәт" дип атаган юнәлешкә күбрәк игътибар бирә. Владимир Путин Украинага бәреп керүне дә тарихка сылтанып нигезләгә тырышты. Русия мәктәпләрендә яңа тарих дәреслекләре кертелде, аларның авторлары арасында Русия президенты киңәшчесе һәм Русиянең сөйләшүләр төркеме башлыгы Владимир Мединский да бар.

Дәреслекләрдә Украинадагы сугыш турында бүлек тә урын алган. Материал "дәүләтчел караш"тан чыгып бәян ителә, авторлар, кагыйдә буларак, Русия һәм Совет хакимиятләренең сәясәтен аклый, шул ук вакытта Көнбатыш илләрен тәнкыйтьли. Фактлар авторлар позициясенә туры килерлек итеп сайлап алына һәм аңлатыла.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG