Accessibility links

Кайнар хәбәр

Financial Times: Ормуз бугазы аша узучы корабларга иминиятләштерү түләве 12 тапкырга арткан

Танкерлар
Танкерлар

Гадәти шартларда иминият бәясе кораб кыйммәтенең якынча 0,25 проценты тәшкил итсә, хәзер ул 3 процентка кадәр җитә.

Иминияте ширкәтләре Ормуз бугазы аша узучы кораблар өчен тарифларны кискен арттырды. Әлеге бугаз — Фарсы култыгы белән Һинд океаны арасындагы стратегик диңгез коридоры булып тора. Иминиятләштерү бәясе якынча 12 тапкырга арткан. Бу хакта иминият брокерларына сылтама белән Financial Times хәбәр итә.

Гадәти шартларда иминият бәясе кораб кыйммәтенең якынча 0,25 проценты тәшкил итсә, хәзер ул 3 процентка кадәр җитә.

АКШ һәм Израилнең Иранга каршы чарасы башланганнан соң, Тәһран Ормуз бугазы аша кораблар узуын тыйды. Нәтиҗәдә берничә эре кораблар ширкәте, шул исәптән Maersk, MSC һәм Hapag-Lloyd, әлеге юлдан файдалануны туктатты яки чикләде.

Бу хәл АКШ президентны Доналд Трампның АКШ хәрби-диңгез флоты нефть танкерларны бугаз аша озатып барачак, шулай ук корабларга отышлы шартларда иминият һәм гарантияләр тәкъдим итәчәк дип белдерүенә карамастан тарифлар артуы дәвам итә.

Шул ук вакытта бу базарда катнашучылар Трамп тәкъдим иткән юлның ничек эшләячәген әлегә аңлап бетерми. "Без Truth Social-тагы бу белдерүдән тыш һичнәрсә ишетмәдек. Мәсәлән, бу Европа танкеры белән Кытай нефте ташуга кагылачакмы — без моны белмибез", дип белдергән Financial Timesка әңгәмәсендә McGill брокер ширкәте хезмәттәше.

Ормуз бугазы аша танкерлар хәрәкәте 28 февральдә Израил һәм АКШ Иранга каршы чара башлаганнан соң диярлек тукталды. Җавап итеп, Иран Израилгә генә түгел, төбәктәге башка илләргә дә һөҗүм итә башлады. QatarEnergy терминалыннан тыш, Иран Согуд Гарәбстанының Saudi Aramco-нең нефть эшкәртү ширкәтенә дә һөҗүм иткән. Шулай ук Ормуз бугазындагы танкерларның берсе утка тотылуы турында да хәбәр булды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG