Иран дин эшлеклеләре шурасы илнең югары рухание итеп АКШ һәм Израилнең хәрби чарасы нәтиҗәсендә үтерелгән Али Хаменеиның улы Моҗтаба Хаменеины сайлаган.
Шура ил ватандашларын яңа руханига "тугрылыклы ант итәргә" чакырды. Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы бу карарны хуплады һәм Моҗтаба Хаменеинең "илаһи күрсәтмәләрен үтәү өчен тулысынча буйсынырга һәм үз-үзләрен корбан итәргә әзер" булуын белдерде.
56 яшьлек Моҗтаба Хаменеи — Али Хаменеинең алты баласының икенчесе. Урта белемне ул Тәһран шәһәрендә Алави исемле дини мәктәптә алган. Иран медиасы мәгълүматларынча, яшь чакта ул Иран-Гыйрак сугышы вакытында кыска вакыт армиядә хезмәт иткән. 1999 елда ул дини тикшеренүләрен дәвам итү өчен шыгый теологиясенең мөһим үзәкләренең берсе саналган Ком изге шәһәренә китә.
Ул беркайчан да дәүләт оешмаларында рәсми вазифалар биләмәгән, җәмәгать алдында чыгышлар ясамаган һәм әңгәмәләр бирмәгән. Шулай да ул ике дистә ел дәвамында әтисенең идарәсендә эшләп, руханилар белән Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы арасындагы мөнәсәбәтләрне координацияләгән.
Моҗтаба Хаменеиның хатыны Зәһрә Хаддад Гадел Али Хаменеи кебек үк АКШ белән Израилнең хәрби чарасы вакытында үтерелгән. Аларның өч баласы бар. 18 яшьлек олы уллары шулай ук һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булган дип хәбәр ителде, әмма бу расланмаган.
Элегрәк АКШ президенты Доналд Трамп Хаменеи улының сайлануын "кабул ителмәслек" хәл дип белдерде һәм Иранның яңа югары рухание билгеләнгәндә ул да катнашырга тиеш дип әйтте.
Узган атнада Израил саклану министры Исраэль Кац белдерүенчә, "Иранның террорчыл режимы" тарафыннан билгеләнгән теләсә кайсы лидер "юк итү өчен һәдәф" булачак һәм Израил саклану армиясенә бу миссияне үтәр өчен "Арыслан үкерүе чарасының аерылгысыз өлеше буларак" әзерләнергә һәм гамәлгә ашырырга кушылган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
Форум