2025 елда "Татнефть" ширкәтенең чиста кереме, 2024 ел белән чагыштырганда, 42 процентка кимегән — 251,3 млрд сумнан 145,8 млрд сумга калган. Бу хакта ширкәт хисабында хәбәр ителә.
Табыш (выручка)11,5 процентка кимегән һәм 1,38 триллион сум тәшкил иткән Сатуның үзкыйммәте 1,046 триллион сум булган (6,61 процентка кимү). Шул ук вакытта гомуми табыш 25,16 процентка кимегән һәм 333,58 млрд сумга калган.
2025 елда сатудан кергән табыш 222,58 млрд сум тәшкил иткән (30,25 процентка кимү). Салымнарга кадәрге табыш исә 188,89 млрд сумга калган, бу күрсәткеч якынча 43 процентка кимегән.
Декабрь аенда "Татнефть" мөдирләр шурасы 2025 елның өченче чиреге өчен дивидендлар түләүгә 18,9 млрд сум юнәлтәчәге хәбәр ителгән иде. Ә 2024 елда шул ук чор өчен хиссә тотучылар 40,4 млрд сум алган — бу 2,1 тапкырга күбрәк.
Ширкәтнең дивиденд сәясәте нигезендә, "Татнефть" дивидендлар түләүгә чиста керемнең кимендә 50 процентын юнәлтә.
"Татнефть"нең низамнәмә капиталы 2 326 199 200 сум тәшкил итә. Ул номиналы 1 сум булган 2 178 690 700 гади һәм 147 508 500 өстенлекле хиссәгә бүленгән. Татарстан хөкүмәте ширкәтнең тавыш бирүче хиссәләренең якынча 36 процентын контрольдә тота.
2024 елда ширкәт акционерлары дивидендлар түләүгә рекордлы — 230 млрд сум юнәлтүне раслаган иде. Ул вакытта соңгы түләү күләме бер өстенлекле һәм бер гади хиссәгә 43,11 сум тәшкил итте, ә 2024 ел өчен гомуми дивидендлар (6 һәм 9 айлык түләүләрне дә кертеп) бер хиссәгә 98,7 сум булды.
Русиянең Украинада алып барган сугышы өчен Көнбташы санкцияләренә "Татнефть" эләкмәде диярлек. Беренче чикләүләрне былтыр декабрьдә Британия кертте.
Шул ук вакытта Русия нефтенә кертелгән чикләүләр Татарстан ширкәтенә дә йогынты ясый. "Татнефть"нең чиста кереме 2024 елда да кимегән иде.
Татарстанның тагын бер зур ширкәте КАМАЗның 2025 елдагы чиста зыяны 37,03 млрд сум тәшкил итте. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 11 тапкырга күбрәк: ул чакта зыян 3,35 млрд сум булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум