13–14 мартта Берлинда Ballhaus Prinzenallee театрында яңа буын татар мөһаҗирләре беренче тапкыр татар телендә спектакль тәкъдим итте. Яшьләр Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә нигезләнеп куелган "Чыганак" спектаклен сәхнәләштерде. Тамашаны танылган режиссер, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Айдар Җәббаров әзерләде. Ул премьерага бер көн кала үзе дә Берлинга килде, ә моңа кадәр репетицияләр нигездә онлайн форматта алып барылды. Җаббаров "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итми. Моңа кадәр ул Әлмәт театрында инде куелган булган, ә менә Берлинда спектакль эксперименталь рәвештә үзгәртелеп тәкъдим ителде.
Ике көндә дә зал тулы булды. Тамашаны карарга Германиядән генә түгел, Европаның башка илләреннән дә татарлар килгән иде. Залда алман тамашачылары да күренде. Спектакль алмаш-тилмәш ике телле - алман һәм татар - субтитрлары белән барды. Сәхнә татар бизәкләре, шәрекъ келәмнәре белән бизәлгән иде.
Тамашачыга бүген бар милләткә дә, читкә китәргә мәҗбүр булган яңа буын мөһаҗирияткә дә актуаль темалар — катнаш никах, милли үзаң, татарлыкны саклап калу, үз тамырларыңа тугрылык мәсьәләләре күтәрелгән әсәр тәкъдим ителде. Исхакый әсәренә нигезләнсә дә, ул конкрет тарихи чорга бәйләнмәгән иде, 20 гасыр башы хәзерге заманага үрелеп барды. Спектакльнең төп герое — мулла улы Шәмси (Айзат Шәймәрданов). Язмыш аны Германиягә китерә. Ул кибетче (приказчик) булып эшли һәм алман театрында шулай ук сату ярдәмчесе булып эшләүче алман кызы Анна (Назлыгөл Минһаҗева) белән таныша.
Шәмси — бер яктан үткен һәм чая, икенче яктан төп карар кабул итәргә кыенсынучы, шикләнүчән ир итеп күрсәтелә. Анна исә киресенчә игътибарлы, ярдәмчел, мөлаем хатын. Аларның дуслык мөнәсәбәтләре тора-бара тирәнәя, нәтиҗәдә никахсыз килеш башта бер, аннары икенче кызлары туа. Әмма шул ук вакытта Шәмси тамаша буена диярлек киләчәктә татар кызына өйләнеп, татар гаиләсе кору турында хыяллана. Ул "Анна белән араларны өзәм дә, татар кызына өйләнәм" дигән уй белән яши. Шәмси яраткан кызларының аналары белән чиркәү янында йөрүен күргәннән соң кире авылына кайтып китә, татар кызына өйләнергә яучы җибәрә. Әмма Аннадан "кызлар сине сагына, "папа-папа" дип өзгәләнә" дигән хатын алгач, ул тагын ике ут арасында кала. Спектакль нәкъ менә шушы хәлдә тәмамлана.
Спектакль башында да, азагында да тамашачыга дөньяда һәр минут саен нинди дә булса бер тел югалуы, Гаяз Исхакыйның "200 елдан соң инкыйраз" әсәре язылганнан соң инде 120 ел узуы турында әйтелә.
Моннан тыш, Берлин тамашасында вербатим алымы да кулланылды - яшьләр спектакльгә әзерләгәндә катнаш никахта булган берничә кешедән интервьюлар алган һәм аларның катнаш никахлар нинди авырлыклар китерә алуы турындагы уйларын сүзгә-сүз тамашачыга тәкъдим итте. Алары инглиз телендә яңгырады.
Режиссер Айдар Җәббаров спектакльдә беркемгә дә турыдан-туры нәсыйхәт бирми, киңәш тә итми, тәнкыйтьләми дә. Ул тамашачыга нәтиҗәне үзенә ясау мөмкинлеге калдыра. Әмма спектакльдә вак детальләр аша тирән мәгънә ачыла: Аннаның "моң" сүзен аңламавы, Шәмси тыңлаткан татар көйләренә артык сокланмавы, хәтта кечкенә кызының татар көе ишеткәч елавы — болар барысы да мәдәни аермалыкларның никадәр тирән була алуын күрсәтә.
Спектакль барышында төп геройлардан тыш ике "ак фәрештә" — Айсылу Ильясова һәм Луиза Нуриева Исхакый әсәренең төп текстларын сөйләп бара. Тамашада шулай ук Берлиндагы танылган "Шәрык" клубы яшьләре дә катнаша.
Спектакльдә барлыгы сигез кеше уйный. Алар барысы да кастинг аша сайлап алынган. Төп рольләрдә һәм продюсерлардан тыш Элнар Байназаров, Хәлил Әхмәтҗанов, Лилия Гариф, Луиза Нуриева, Эльза Нәбиуллина катнаша. Алар Германиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче төрле һөнәр ияләре булса да, барысын да иҗатка мәхәббәт берләштерә. Мәсәлән, Айзат Шәймәрданов — элекке журналист, Элнар Байназаров — музыкант, җырчы һәм шагыйрь, Хәлил Әхмәтҗанов — кино режиссеры.
Спектакль активист Эльза Нәбиуллина һәм Берлинда "Дәртле читек" балалар клубын оештыручы Ләйсән Гәрәева продюсерлыгында тормышка ашырылды. "Бер генә сәгатькә" подкастында Нәбиуллина сөйләвенчә, татар театры проектын әзерләү ярты ел элек башланган. Шунысы кызык - ул бернинди дәүләт акчасына, Татарстан яки Германия бюджетына бәйле түгел. Проект шәхси хәйриячеләр, битараф булмаган татарлар ярдәме һәм билет сатудан кергән акча хисабына гамәлгә ашырыла. Билет бәясе олылар өчен якынча 25 евро иде.
Нәбиуллина әйтүенчә, Исхакый әсәрен сайлау очраклы түгел:
"Гаяз Исхакый — ул татар әдәбиятының классигы гына түгел, ул — безнең милли лидер. Исхакый үзе дә Берлинда яшәгән, монда "Яңа милли юл" журналын чыгарган, төрле илләрдә яшәгән татарларны берләштерергә тырышкан. Без аның миссиясен бүгенге көндә дәвам итәбез дип әйтергә була. Бу спектакль аша без аның шәхесенә һәм иҗатына яңадан игътибар җәлеп итәргә телибез. Исахкыйның туплап торучы роле бүген дә дәвам итә", ди Нәбиуллина подкастта.
Ләйсән Гәрәева исә бу идея күңелендә күптән йөрүен әйтә:
"Айдар Җәббаров үзендә күптәннән Берлинда бер спектакль кую хыялы булуын әйткән иде, мин ике дә уйлап тормыйча, ризалаштым. Ни өчен хәзер? Вакыты җиткәндер. Германиядә төрле татар чаралары уза. Сабантуйларны әйтәсе дә юк. Ләкин татар мәдәнияте бит ул Сабантуй гына, өчпочмак, чәкчәк кенә түгел. Татарстанда кешеләр театрга, концертларга йөри. Мин аларга кызыгып карыйм. Үзебездә шундый театр барлыкка килүе мине бик нык сөендерә һәм горурландыра. Чөнки бу үзебез өчен генә түгел, башкаларга да күрсәткеч: татарлар белемле, мәдәниятле, үзләре хәтта чит илдә театр куярлык халык дип күрсәтәсе килә. Шушы хыял чынга аша", диде ул подкастта.
Кастингта катнашучылар башта күп булмаса да, соңрак шактый кеше җыелган. Шуларның берсе — Айсылу Ильясова. Ул бу проектның үзе өчен зур әһәмияткә ия булуын әйтә:
"Германиядә татар театры дигән экзотик анонсны күргәч бик сөендем һәм үземне сынап карарга булым. Бу минем өчен үз туган телемне куллану, татар мәдәниятен үстерү һәм татар мирасын саклап калыр өчен шәп мөмкинлек дип уйлыйм.
Эш белән спектакльдә уйнауны рәхәтләнеп чиратлаштырдым, чөнки бу проект миңа бик ошый. Мин Штутгарт шәһәре янында яшим, Берлин белән ара - 600 км тирәсе. Моны алдан белдем, гаиләм, дусларым, эшем дә бар иде, әмма бу проектка җитди карадым. Беренче репетацияләр онлайн узганга вакыт табу авыр булмады. Ә инде Берлиндагы офлайн репетицияләрнең көннәре билгеле булгач, алданрак планлаштырып, эштән ял сорадым.
Берлин сәхнәсенә татарча тема белән чыгу минем өчен бик сәер, әмма дулкынландыра торган хис. Гомумән, бу спектакль миңа матур һәм кызык бер төш кебек. Кем уйлаган ди, 2026 елның мартында Берлин театры сәхнәсендә чыгыш ясармын дип. Моны әле дә аңлап бетермимдер.
Аннары бу проект аркылы сәләтле татарлар белән таныштым, безнең уртак темалар күп", дип сөйли ул подкастка.
Ирландиядә яшәүче, Германиядә туып үскән Ирма исә спектакльнең көтелмәгәнчә хисле булуын әйтте:
"Мин дә татар буларак чит илдә үстем. Сәхнәдә сөйләнгәннәр минем өчен тормыш чынбарлыгы. Узган гасырдагы хәлләрне сәхнәдә безнең көннәргә күчереп куйганнар. Эмоцияләргә бай булды. Бу хәлләр белән таныш булучылар да, булмаучылар да барысын да аңлады. Кайбер элементлары бик көлке, кайберләре бик җитди булды.
Хәзер катнаш никахлар бик күп. Кайбер моментлар бер-береңне аңламауга да китерә ала. Бу вакытта сабыр булу кирәк. Кемгәдер үз чыгышы, тамырлары мәсьәләсе бик мөһим, кемдер моңа алай ук артык игътибар итмәскә дә мөмкин. Әмма адәм баласының үз тамырларына тартылу теләге барыбер югалмый, чөнки психологиясе шундый. Моны без үзебез мөмкин кадәр иртәрәк аңлаган саен, үзебезгә дә, киләчәк буынга да күпкә җиңелерәк булачак һәм спектакль моны бик яхшы ачып салды. Шуның белән тамаша бик ошады. Рәхмәтлемен", диде.
Берлинда яшәүче татар егете дә тамашадан бик тәэсирләнгән:
"Тәэсирләндем. Бу кадәр югары дәрәҗәдә булыр дип көтмәгән идем. Актерларның уйнаулары бик ошады, үзешчәннәр димәссең дә. Тамаша буе Шәмсинең үз-үзен тотышы дөрес түгел дигән фикер алып барылды, бу мисалларда күрсәтелде. Ахырда Гаяз Исхакый Шәмсинең үз-үзен шулай тотуының нинди нәтиҗәгә китерүен сөйли", диде ул.
"Чыганак" спектакле киләчәктә кайсы шәһәрләрдә күрсәтеләчәге әлегә билгеле түгел. Әмма оештыручылар проектны Берлин белән генә чикләмәскә, аны башка шәһәрләргә дә алып барырга тели.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум