Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт шурасы рәислегеннән китте

Фәрит Мөхәммәтшин (алгы планда), Марат Әхмәтов (арткы планда). Архив фотосы
Фәрит Мөхәммәтшин (алгы планда), Марат Әхмәтов (арткы планда). Архив фотосы

Мөхәммәтшин Дәүләт шурасының шәрфәле рәисе булып калачак. Әлеге вазифа бүген кертелде. 

Татарстан Дәүләт шурасының 19нчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламенты рәисе вазифасыннан вакытыннан алда китү турында карар кабул итүен белдерде.

"Бу ныклап уйланган, төптән кабул ителгән карар. Теләсә нинди эшчәнлектәге кебек үк, сәясәттә дә дәвамчанлык булырга тиеш", диде ул чыгышында.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе вазифаларын Марат Әхмәтовка йөкләделәр. Ул моңарчы рәис урынбасары иде.

Мөхәммәтшин Дәүләт шурасының шәрфәле рәисе булып калачак. Әлеге вазифа бүген кертелде.

Аңа хезмәт хакы түләнми, ләкин Дәүләт шурасы эшендә катнашу, утырышларда чыгыш ясау һәм тәкъдимнәр юллау хокукы бирелә. Моннан тыш, утырышлар залында даими урын, парламент бинасында эш кабинеты һәм транспорт карала.

Шәрәфле рәиснең эшен Дәүләт шурасы идарәсенә кергән секретариат тәэмин итәчәк, ә чыгымнар казна хисабына капланачак.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентын 30 елдан артык җитәкли, аңа быел 79 яшь тула. Ул рәислек иткән 1990нчы еллар чорында парламентта Татарстан Конституциясе һәм башка дәүләтчелеккә бәйле кануннар кабул ителде. Соңгы елларда Дәүләт шурасы татар телен ихтыяри укытуга күчерде, Конституцияне федераль кануннарга яраклаштырды, төп кануннан "суверенитет", "шартнамә" төшенчәләрен бетерде.

Фәрит Мөхәммәтшин узган ел рәислектән китү ихтималы турында белдергән иде. Шулай да быел сайлау алдыннан парламенттан китмәячәген белдерде. Моны ул "намусым һәм тәрбиям кушмый" дип аңлатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG