Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Идите лесом": Казан студентларына Украинадагы сугыш турында сораштыру җибәрелгән

Казан федераль университетында очрашу, архив фотосы
Казан федераль университетында очрашу, архив фотосы

Сораштыруда шулай ук дрон гаскәрендә хезмәт, контракт төзү мөмкинлеге, чит илгә яшәргә китү турында сораулар да бар.

Армия хезмәтеннән һәм сугышта катнашудан качарга ярдәм итүче "Идите лесом" проекты хәбәр иткәнчә, Казан авиация институты (КАИ) студентларга сугыш һәм пилотсыз системнар гаскәрендә хезмәт итү турында анкета тараткан. Анкета скриншотларын проектка студентларның берсе җибәргән.

Студент сүзләренчә, анкетага сылтаманы төркемгә староста җибәргән. Сораштыруны "ашыгыч рәвештә" тутыруны сораганнар.

— Сораштыру "русиякүләм" һәм "аноним" дип тәкъдим ителә: тасвирламада шәхси мәгълүмат күрсәтергә кирәкми диелә. Әмма студент әйтүенчә, ахырда вузны, курсны, җенесне һәм уку урынын күрсәтүне сорыйлар, — дип яза проект.

Анкетада сугыш, дрон гаскәрендә хезмәт һәм чит илгә китүгә бәйле сораулар бар:

  • Әгәр сезнең үткәнгә кайтып, УкраинадаРусия хакимияте 2022 елда Украинага каршы башлаган сугышны "махсус хәрби операция" дип атый. не башламау мөмкинлеге булса, сез нишләр идегез?
  • Сез махсус хәрби операция үткәрү карарына ничек карыйсыз?
  • 2025 елда Русия Саклану министрлыгы составында пилотсыз системнар гаскәрләре булдырылды. Хезмәт вакытында студентларга академик ял бирелә. Сез бу турыда белә идегезме, әллә беренче тапкыр ишетәсезме?
  • Пилотсыз системнар гаскәрендә хезмәт итү өчен контракт төзү мөмкинлеген карыйсызмы?
  • Сез чит илгә даими яшәргә китәргә теләр идегезме?

Узган елның декабрендә Русиядә студентларны сугышка җәлеп итү башланды. Беренче этапта илнең алдынгы техник вузларында һәм хәрби кафедраларда агитация алып барылган, дип хәбәр иткән T-invariant басмасы. Икенче этапта – 2026 елның гыйнварыннан – укудан куылу куркынычы булган студентларны актив рәвештә җәлеп итә башлаганнар. Февральдән инде барлык студентларны да җәлеп итә башлаганнар.

  • "Вёрстка" язуынча, март башына Русия буйлап вузлар һәм көллиятләрдә кимендә 200 агитацион очрашу уздырылган, шул исәптән Идел буе төбәкләрендә дә. Җәлеп итүнең төп коралы итеп дроннар гаскәренә "махсус контракт" тәкъдим ителә, ул "югары технологияле" хезмәтне фронттан еракта бер ел дәвамында вәгъдә итә.
  • "Сознательные отказчики" хәрәкәте юристы Артем Клыга "Idel.Реалии"га сөйләгәнчә, юридик яктан студентларга еш тәкъдим ителә торган "бер еллык контракт" хәзерге вакытта юк. Аның сүзләренчә, Русия президентының мобилизация турындагы указындагы 4-5 нче пунктлар теләсә кайсы килешүне мобилизация тәмамланганчы чиксез итә.
  • Клыга фикеренчә, бер еллык контракт һәм фронттан еракта хезмәт итү турындагы вәгъдәләр мәгънәсез, чөнки мондый шартлар өчен кануни нигез юк. Хокук яклаучы әйтүенчә, БПЛА бүлекчәләренә "сайлап алу" процедурасы – кешеләрне җәлеп итү ысулы гына.
  • Узган атна From the Republics басмасы Русия хакимияте фронтка кешеләрне "тыл хезмәте" хәйләсе белән җәлеп итүе турында тикшеренү чыгарды. Сүз хәрби хәрәкәт белән бәйле булмаган эш урыннары турында барса да, чынлыкта мондый контракт имзалаганда, фронтка җибәрелү ихтималы югары диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG