Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Иран белән сугышны туктату турында сөйләшүләрен белдерде

Доналд Трамп
Доналд Трамп

АКШ президенты Доналд Трамп соңгы ике көндә Якын Көнчыгышта хәрби чараларны туктату мәсьәләсендә Иран белән "яхшы һәм эчтәлекле" сөйләшүләр уздыруы турында белдерде. Бу хакта Трамп Тruth Social социаль челтәрендә язды, сөйләшүләр бу атнада дәвам итәчәк. Шуңа нигезләнеп Трамп Иранның энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәрне биш көнгә кичектереп торырга кушты.

Трамп сүзләренчә, барысы да сөйләшүнең ничек тәмамлануыннан торачак.

Якшәмбегә каршы төндә Трамп Ираннан кичекмәстән кораблар өчен Ормуз бугазын ачуны таләп итте, юкса Иран электр станцияләренә һөҗүм белән янады. Әлеге таләпнең гамәлдән чыгу вакытына бер тәүлектән дә азрак вакыт калган иде. Иран хакимияте җавап итеп Фарсы култыгы илләре энергетика корылмаларына һөҗүм итү белән янады. Шулай ук утраулар яки яр буйларына һөҗүм иткән очракта Тәһран Фарсы култыгына миналар урнаштырачагы белән куркытты.

АКШ һәм Иран вәкилләренең сөйләшүләре эчтәлеге турында билгесез. Аның кайда узуы һәм кемнәр катнашуы турында да мәгълүмат юк.

Иран хакимияте белән бәйле медиалар, аерым алганда Fars агентлыгы чыганакларына сылтама белән АКШ һәм Иран арасында бернинди туры да, туры булмаган да сөйләшүләрнең узмавын, ә Трампның Тәһран янауларыннан куркып үз таләпләреннән чигенүе турында хәбәр итте. Mehr агентлыгы Иран тышкы эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итүенчә, Трампның белдерүләре дөнья базарында ягулыкка бәяне киметү һәм вакытны отуга юнәлтелгән.

Трампның белдерүеннән соң үк биржа индекслары өскә үрмәләде, ә Brent нефтенең бәясе ким дигәндә 10%ка төште, мичкәсенә 100 доллардан да түбән тәгәрәде.

28 февральдә Израил АКШ ярдәмендә Иранга һөҗүм итте. Шуннан соң Иран Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Бәхрәйндәге Америка хәрби базаларына һөҗүм ясады, күп илләрдә шартлаулар теркәлде. Шулай ук Иран Фарсы култыгын дөнья океаны белән тоташтыручы Ормуз бугазын томалады. Әлеге бугаз аша Фарсы култыгының нефть чыгаручы илләреннән нефть дөнья базарына чыга. Иран хакимияте белдерүенчә, алар "дустанә илләргә" генә бугазны кулланырга рөхсәт итә, ә АКШ беректәшләренә тыя.

22 мартка каршы төндә Трамп Ормуз бугазын ачу өчен Иранга 48 сәгать вакыт бирүен әйтте. Юкса АКШ хәрбиләре Иран электр станцияләренә һөҗүм башлау белән һәм "иң өресеннән" тотыначаклары белән янады. Бу хакта Трамп Truth Social социаль челтәрендә язды.

Иранга ясалган һөҗүмнәр барышында ил җитәкчелегенең күп кенә вәкилләре, шул исәптән югары рухани Али Хаменеи һәлак булды.

Доналд Трамп белдерүенчә, хәрби яктан караганда, Иран тар-мар ителгән, чөнки ул үз флотын, һава һөҗүменнән саклану чараларын һәм ракета җитештерү мөмкинлеген югалткан.

Соңгы көннәрдә Иран төбәк илләрен утка тотуны дәвам итте, ил хакимияте АКШ куйган шартларга карап хәрби хәрәкәтләрне туктатмаячакларын белдерә.

АКШ хәрби чараның төп максаты итеп Иранның атом һәм ракет потенциалын юк итүне атады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG