Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте интернетны яклау митингын тыйды

Казан Кирмәненә күренеш
Казан Кирмәненә күренеш

Мондый чаралар Чаллыда һәм Иннополиста да тыелды.

Казан хакимияте 28 мартка планлаштырылган интернетны яклау митингын килештерүдән баш тартты. Бу хакта Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлеге хәбәр итте.

Белдерү шәһәрнең башкарма комитетына 16 мартта тапшырылган булган. Оештыручылар митингта йөз кеше катнашыр дип фаразлаган. "Яблоко" фиркасе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, активистлар чара уздыру өчен "берьюлы өч альтернатив мәйдан тәкъдим иткән — аларның барысы да Казан үзәгендә урнашкан һәм җәяүлеләргә дә, транспортка да уңайлы".

Икенче көнне — 17 мартта — Казан башкарма комитетында белдерүдә күрсәтелгән максат "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми" дип белдергәннәр.

Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлеге күрсәтелгән максатларны төгәлләштереп мөрәҗәгатьне яңадан юллаган.

Әмма бу юлы Казан хакимияте чараның максаты "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми" дип белдергән.

"Ни өчен Казан хакимияте митинг уздырудан баш тарта? Чөнки алар курка. "Тәртип бозулардан" түгел — халык тавышыннан курка. Бертавыштан әйтелгән хакыйкать дәүләт пропагандасыннан көчлерәк яңгырар дип курка. Халык дәшми торудан туктап, таләп итә башлар дип курка. Алар митингны тыя ала. Әмма кешеләргә уйларга һәм дөресен сөйләргә тыя алмыйлар", — диләр Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлегендә.

Үз чиратында, казан активисты Дмитрий Румянцев хәбәр иткәнчә, Казан, Чаллы һәм Иннополис хакимиятләре "томалауларга, мессенджерлар эшен акрынайтуга, интернет һәм элемтәне өзүгә каршы" митинг уздырудан да баш тарткан. Әлеге чаралар 29 мартка планлаштырылган булган. Түрәләр белдергәнчә, күрсәтелгән максат "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми".

Русия Украинага каршы баскын сугышны башлагач, Русия хакимияте бер-беартлы социаль челтәрләрне тыю, ябу, томалау белән шөгыльләнә башлады. Русиядә YouTube, WhatsApp эшләми, Instagram, Facebook платформалары экстремистик дип игълан ителде. Әлегә Русия хакимияте тәмам буып үтермәгән бер Telegram гына калды. Әмма аның да көннәре санаулы була ала.

Ел башында Роскомнадзор җитәкчелеге Telegram эшен "эзлекле рәвештә чикләү" эшләре булачак дип белдерде. Сәбәбе — мессенджер һаман да Русия кануннарын үтәми. Аннары, имеш, 1 апрельдән Роскомнадзор сервисны Instagram, Facebook кебек "тулысынча томалый" башлаячак дигән фикерләр тарала башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG