Уфаның Калинин районы мәхкәмәсе 28 яшьлек ирне (аның исеме аталмый) Русия армиясен "дискредитацияләүдә" гаепле дип таныган һәм 30 мең сум штраф салган. Бу хакта Башкортстан мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат хезмәте хәбәр итте.
Уфа кешесе ВКонтактеда постлары өчен хөкем ителгән. Аның нәрсә язуы матбугат хәбәрендә күрсәтелмәгән.
"Idel.Реалии" ачыклаганча, уфалының исеме Роман Семенов. Мәхкәмә штраф турында карарны 25 мартта чыгарган.
Моннан тыш, "Idel.Реалии" мәгълүматларына караганда, Семеновка армияне "дискредитацияләү" маддәсе буенча инде өченче штраф салынган
Беренче тапкыр аны 2022 елның маенда штрафка тартканнар. Мәхкәмә сайтындагы эш карточкасына караганда, аңа шулай ук ВКонтактедагы язмалары гаеп итеп куелган. Кайсылары икәне әйтелмәгән. Семенов гаебен танымаган, мәхкәмә аңа 35 мең сум штраф билгеләгән.
2023 елның 20 июлендә Уфаның Калинин районы мәхкәмәсе Семеновны армияне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә янәдән штрафка тарткан. Басылып чыккан карарда штраф күләме күрсәтелмәгән. Иргә кабат ВКонтактедагы язмалары гаеп итеп куелган, аларның эчтәлеге ачылмаган.
Билгеле булганча, Семенов гаебен танымаган һәм "җаваплылыкка тарту вакыты чыгу сәбәпле" эшне туктатуны сораган. Аның яклаучысы мәхкәмәдә "басылган язмалар — Семеновның Русия Конституциясе гарантияләгән фикерен белдерүе" дип белдергән.
2021 елның ноябрендә Роман Семеновны Русия Административ хокук бозулар кодексының башка маддәсе — "наци атрибутикасын яки тамгасын пропагандалау йә ачык күрсәтү" (20.3 маддә) нигезендә гаепле дип тапканнар. Аны "ВКонтакте" битендә свастика сурәтләре бастыруда гаепләгәннәр. Семенов мәхкәмәдә гаебен таныган, аңа бер мең сум штраф салганнар.
- Украинага кораллы һөҗүм башланганнан соң күп тә үтми, Русия хакимияте кануннарны катгыйландырды. Илдә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм аның турында "ялган мәгълүмат" тарату маддәләре нигезендә, шул исәптән социаль челтәрләрдә дә, административ һәм җинаять эшләре кузгатыла. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
- Илдә гамәлдә хәрби цензура кертелгән, ул медиага сугышны дәүләт позициясеннән читкә тайпылып яктыртуны тыя.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум