Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "Яблоко" фиркасе вәкилләренә 29 мартта ирекле интернетны яклау чарасы алдыннан кисәтү ясалган

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Элегрәк Казан хакимияте интернетны яклау митингын килештерүдән баш тартты

Татарстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре "Яблоко" фиркасе рәисе Руслан Зиннәтуллин һәм хокук яклаучы Софья Федоровага җәмәгать чараларына бәйле канун бозу ярамаганлыгы турында кисәтү тапшырган. Бу хакта "Яблоко" фиркасе бүлеге Telegram-каналы хәбәр итә.

Шулай ук фирка тарафдары Зөлфия Ситдыйкова белән Хомайра Одинаева һәм башка активистлар да белгертүләр алган.

Элегрәк Казан хакимияте 28 мартка планлаштырылган интернетны яклау митингын килештерүдән баш тартты. Казан башкарма комитетында белдерүдә күрсәтелгән максат "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми" дип белдерделәр.

Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлеге күрсәтелгән максатларны төгәлләштереп мөрәҗәгатьне яңадан юллады.

Әмма бу юлы Казан хакимияте чараның максаты "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми" дип белдерде.

"Яблоко" фиркасе халыкка кануни рөхсәт ителмәгән чарага чыкмаска киңәш иткән.

"Теләсә нинди мондый катнашу тоткарлаулар, штрафлар һәм административ эшләр белән тәмамланырга мөмкин. Без үз тарафдарларыбызның тәртип саклау оешмалары тарафыннан эзәрлекләнүенә юл куярга теләмибез.

Үз чиратыбызда без конституцион хокукларның үтәлүен таләп итүне дәвам итәчәкбез һәм үз позициябезне белдерүнең яңа формаларын эзләячәкбез", диелә фирканең белдерүендә.

29 мартта Русия күләмендә Telegram-ны томалауга каршы һәм ирекле интернет яклы митинглар узарга тиеш иде, әмма хакимият барлык гаризаларны кире борды һәм күп кенә оештыручыларны тоткарлады.

  • Русия Украинага каршы баскын сугышны башлагач, Русия хакимияте бер-беартлы социаль челтәрләрне тыю, ябу, томалау белән шөгыльләнә башлады. Русиядә YouTube, WhatsApp эшләми, Instagram, Facebook платформалары экстремистик дип игълан ителде. Әлегә Русия хакимияте тәмам буып үтермәгән бер Telegram гына калды. Әмма аның да көннәре санаулы була ала.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG