Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Ормуз бугазы аша юлны түләүле итмәкче

Ормуз бугазы аша узучы танкер
Ормуз бугазы аша узучы танкер

Бәясе әлегә билгеле түгел

Ормуз бугазы аша үтү түләүле булачак. SNN телеканалы хәбәр итүенчә, бу хакта Иран парламентының милли иминлек комиссиясе әгъзасы Алаэтдин Боруҗерди белдергән.

"Якын арада канун өлгесе кабул ителгәннән соң, бу су юлы өстендә яңа систем гамәлгә керәчәк. Иминлекне тәэмин итү һәм корабларга хезмәт күрсәтү канун өлгесендә каралган түләүләр хисабына башкарылачак", дип китерә телеканал Алаэтдин Боруҗерди сүзләрен.

Тәһран транзит өчен алачак җыемнарның күләме әлегә аталмый.

Иранның Ормуз бугазы аша үтү өчен түләү кертергә җыенуы турында 20 мартта Lloyd's List басмасы хәбәр итте. Басма мәгълүматларынча, расланган ташучылар өчен "имин коридор" оештырылган, һәм операторларның берсе транзит өчен якынча ике миллион доллар түләгән. Ул вакытта рөхсәт индивидуаль тәртиптә бирелгән. Шул ук вакытта Иран корабларны теркәү белән бәйле рәсмиләштерелгән транзит рөхсәте системын кертергә җыенуы билгеле булды.

Иранга каршы АКШ һәм Израил хәрби чара башланганнан соң, Тәһран Ормуз бугазында сәүдәне туктатуын игълан итте. Хәрби хәрәкәтләр башланганчы, бу бугаз аша дөнья нефть һәм нефть продуктларының 15–20 проценты һәм сыекландырылган табигый газның 30 проценттан артыгы узган.

25 мартта Тәһран Ормуз бугазы аша дустанә илләр булган Русия, Һиндстан, Гыйрак, Кытай һәм Пакыстан корабларына үтәргә рөхсәт бирде. Илнең тышкы эшләр министры Аббас Арагчи Тәһран бу бугазны дошманнар куллануына юл куюда мәгънә күрми дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG