Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат милләтләр лигасы" Әрмәнстаннан татар активистын Русиягә тапшырмаска сорый

Активист Илфат Гәрәев
Активист Илфат Гәрәев

Бу елның февралендә Әрмәнстан хакимиятенең Гәрәевны тапшыру таләбе хакында билгеле булды.

"Азат милләтләр лигасы" Әрмәнстан премьер-министрына мөрәҗәгать итеп, татар сәяси эмигранты Илфат Гәрәевны Русиягә бирмәскә чакырды.

22 яшьлек активист Гәрәев Татарстан халкын репрессив сәясәттән, мобилизациядән һәм ислам принципларының бозылуыннан яклап чыгыш ясаган, диелә белдерүдә. Оешма аны Мәскәүнең республикаларга карата сәясәтен тәнкыйтьләгән яңа буын татар яшьләренең бер мисалы дип атый.

2023 елдан бирле Гәрәевкә каршы "террорчылыкны аклау" һәм "дәүләт иминлегенә каршы өндәүләр" маддәләре нигезендә гаепләүләр белдерелгән. Лига фикеренчә, бу – сәяси оппонентларны эзәрлекләү өчен кулланыла торган гадәти гаепләүләр.

Мөрәҗәгатьтә искәртелгәнчә, халыкара хокук нормалары сәяси характердагы эзәрлекләү очрагында экстрадициядән баш тарту мөмкинлеген бирә. Шулай ук Русия рәсмиләре тарафыннан халыкара хокук принципларын кире кагу турындагы белдерүләр дә телгә алына.

"Азат милләтләр лигасы" Әрмәнстан хакимиятләрен Гәрәевне Русиягә тапшырмаска, аны мәҗбүри кайтарудан якларга һәм имин илгә китү мөмкинлеген тәэмин итәргә чакыра.

Оешма Әрмәнстанның сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнүчеләрне бирмәү турындагы позициясенә өмет белдерә.

Азатлык Радиосы элегрәк 21 яшьлек Гәрәев турында язган иде. Ул Чаллыдан үзенә каршы җинаять эше ачылгач Әрмәнстанга киткән. Аңа каршы "дәүләт иминлегенә каршы юнәлтелгән эшчәнлеккә ачык чакыру" һәм "террорчылыкны аклау" маддәләре нигезендә эш ачканнар.

Гәрәев Европага күчеп китәргә теләгән, әмма Русиядә эзләүгә бирелү сәбәпле, Әрмәнстаннан чыга алмаган. Гәрчә Илфатның Германиягә һуманитар визасы булса да. Хәзер Германия һуманитар виза нигезендә мигрантларны кабул итү програмын туктатып торды.

Бу елның февралендә Русия хакимиятенең Әрмәнстаннан Гәрәевны тапшыру таләбе хакында билгеле булды. Хәзерге вакытта Әрмәнстан Юстиция министрлыгында аны тапшыру мәсьәләсе өйрәнелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG