Бүген җирле вакыт белән 7 сәгать тирәсендә Уфага дроннар һөҗүм итте. Дроннарның берсе күпкатлы торак йортка эләкте. Видеолар Exilenova+ Telegram-каналында таралды. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үз Telegram-каналында язды һәм зыян күрүчеләрнең булмавын әйтте.
"Берничә дрон нефть эшкәртү корылмасына очып килгәндә бәреп төшерелде, берсенең калдыгы сәнәгать зонасына төште, зыян күрүчеләр юк. Хәзер ширкәт җирлегендә утны сүндерү эше бара. Тагын бер дрон Гафури урамындагы күпкатлы йортка эләкте", диде ул.
Шул ук вакытта Хәбиров дронның нефть эшкәртү корылмасына эләгүе, янгын чыгуы турында бер сүз дә әйтмәде.
Astra Telegram-каналы дрон һөҗүменнән соң "Башнефть-Новойл" ширкәтендә янгын чыкканын язды. "Башнефть-Новойл" "Роснефть"кә караучы "Башнефть" ширкәтенең бер филиалы. Ширкәт мотор майлары, авиация һәм реактив ягулык, дизель ягулыгы, битум һәм башка нефть продуктлары җитештерә.
Уфа нефть эшкәртү корылмасындагы көчле янгын шәһәрнең төрле районнарыннан күренде. Видеолар төрле каналларда таралды.
Башкортстан вице-премьеры Ирек Сәгыйтов соңрак республикага җибәрелгән 11 дронның тугызы бәреп төшерелүен хәбәр итте. Дрон калдыкларының берсе сәнәгать зонасы җирлегенә төшүен, ә берсе торак йортка эләгүен әйтте. Сәгыйтов белдерүенчә, барлыгы 50 кеше эвакуацияләнгән. Алар өчен вакытлыча яшәү урыны әзерләнгән, әмма анда калучы булмаган.
"Йортта нигездә фатирлар буш иде. Бары берничәсендә генә кешеләр булды. Алар үз вакытында эвакуацияләнде", диде Сәгыйтов "Вся Уфа" телевизион каналына.
Шулай ук бүген иртән Уфада иртән дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Уфа һава аланы да ябылып торды.
Соңгы тапкыр Уфа шәһәренең төбәкнең иң эре нефть эшкәртү ширкәтләре тупланган урынга һөҗүм 22 мартта булды. Ул вакытта да янгын чыкты.
Ул төньяк сәнәгать зонасында "Башнефть" ширкәтенең өч төп бүлеге урнашкан иде: "Башнефть-Уфанефтехим", "Башнефть-Новойл" һәм Уфа нефть эшкәртү ширкәте биләмәсендә (Башнефть-УНПЗ). Әлеге ширкәтләр бер-берсенә бик якын урнашкан.Аңа кадәр бер көн алда - 21 март көнне дә Уфага һөҗүм булды.
Җирле хакимият хәбәрләренә караганда, ике дрон берьюлы "Ветер" торак комплексы төзелеп килгән күпкатлы бинага килеп бәрелде. Кадрлар интернет челтәрендә таралды. Ул вакытта республика башлыгы Хәбиров һөҗүм нәтиҗәсендә ике эшченең зыян күрүен белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум