Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада интернет иреге өчен митинг үткәрергә теләгән студент кызга 30 мең сум штраф салганнар

Архив фотосы
Архив фотосы

Интернеттагы чикләүләргә каршы митинг 12 апрельгә планлаштырылган иде.

Уфада көллият студентына "Русия армиясен дискредитацияләү" маддәсе буенча 30 мең сум штраф салганнар. Бу карарны 2 апрельдә Киров районы мәхкәмәсе чыгарган, дип хәбәр итә "Idel.Реалии".

"Рассвет" Telegram-каналы хәбәр иткәнчә, студент кыз Уфа мэриясенә 12 апрельгә интернетка чикләүләргә каршы митинг үткәрү турында гариза тапшырган. Каналда аның исеме "Мария" дип үзгәртелгән, әмма "Idel.Реалии" аның чын исем-фамилиясен белә.

Активистлар сүзләренчә, гариза тапшырылганнан соң ук, уку йортына полиция һәм махсус хезмәтләр килгән, студент кызның телефонын алганнар. Анда TikTok социаль челтәрендә, имеш, Русия армиясен "дискредитацияләүче" материал табылган, һәм аңа административ эш кузгатылган.

"Рассвет" вәкилләре белдерүенчә, студент кызга митинг оештыру буенча гаепләү белдерелмәгән.

— Билгеле, карар югарыдан бирелгән күрсәтмә нигезендә чыгарылган. Эштә күпсанлы хокук бозулар булды, әмма мәхкәмәнең моңа игътибар итмәде, — дип сөйләде "Idel.Реалии"га активистларның берсе.

Аның сүзләренчә, мәхкәмә карары шикаять ителәчәк.

Элегрәк сәясәтче Борис Надеждин 12 апрель – Космонавтика көне уңаеннан – төрле шәһәрләрдә митинглар уздыру өчен гаризалар тапшырырга чакырган иде. Аның сүзләренчә, мондый гаризалар шулай ук Татарстанның Казан, Иннополис, Түбән Кама, Чаллы, Яшел Үзән, Буа, Әлмәт, Бөгелмә, Лаеш һәм башка шәһәрләрендә дә бирелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG