Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мәхкәмә әсирлеккә төшкән кырымтатарын Номан Челебиджихан исемендәге батальонда катнашуда гаепләп ирегеннән мәһрүм итте

Номан Челебиджихан батальоны байрагы
Номан Челебиджихан батальоны байрагы

Дондагы Ростов мәхкәмәсе Номан Челебиджихан исемендәге батальонның 48нче бүлегендә хезмәт итүче кырымтатар Сейран Асановны "террорчылыкта" гаепләп 20 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Беренче биш елын Асанов төрмәдә уздырырга тиеш булачак. Бу хакта Русиянең Көньяк бүлгесе хәрби мәхкәмәсе матбугат үзәге хәбәр итә.

Асанов инде 2024 елның 18 октябреннән бирле сак астында тотыла.

Русия хакимиятләре белдерүенчә, ир-ат "дошман ягына чыгарга һәм Номан Челебиджихан исемендәге террорчы кырымтатар батальоны сафларында катнашу өчен үзе теләп Украина кораллы көчләре составына керергә булган".

Мәхкәмәнең матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, Асанов 2024 елның 15 июленнән башлап тактик-махсус, атыш, хәрби, медицина һәм физик әзерлек укулары узган, ә 2024 елның 20 августында шунда ук үз теләге белән ант кабул иткән.

  • Номан Челебиджихан төркеме – 2014 елда Кырым белән чиктәш районнарны саклау өчен ихтыярилардан төзелгән оешма. Ул нигездә кырымтатарлардан тора.
  • 2022 елның июнендә Русия Югары мәхкәмәсе кырымтатар ихтыяриларыннан торган Номан Челебиджихан исемендәге батальонны террорчы дип тапты һәм илдә аның эшчәнлеген тыйды. Мәхкәмә фикеренчә, батальон оештыруның максаты – "Русиянең бөтенлеген бозу, ә төп бурычларыннан берсе – Кырым республикасын корал белән яулап алу".
  • Кырым ресурс үзәге белдерүенчә, Номана Челебиджихан батальонында катнашу өчен Русия хакимиятләре ким дигәндә 66 кешене тоткарлаган: аның 19сы - Кырымда, 47се - Херсон өлкәсендә.
  • Узган ел Русиянең Мәләкәс төрмәсендә Номан Челебиджихан исемендәге батальонда катнашуда гаепләнеп, сигез елга ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатар Рустем Вирати үлде. Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров сүзләренчә, ир төрле җәфалауларга дучар булган.

Белешмә: Номан Челебиҗиһан

Номан Челебиҗиһан (1885-1918) — Кырымның дала ягында Ор Капы районы (Перекоп) Сонак авылында туа. Төркиядә (1908-1912) Истанбул университетында юридик һәм дини белем ала, анда кырымтатар студентларын берләштергән "Кырым генчлиги" (Кырым яшьләре"), "Ватан" яшерен оешмасын төзи. Шигырьләр, хикәяләр авторы.

Төркиядә Исмәгыйль Гаспринский белән очраша. 1913 елда Петербур университетының юридик бүлегенә укырга керә. 1917 елда Акмәчеттә Бөтенкырым мөселман корылтаенда оешкан мөселман башкарма комитетының рәисе, Кырым, Литва, Беларус, Польша мөселманнары мөфтие булып сайлана.

1917 елның ноябрь-декабрендә фикердәшләре белән Бакчасарайда Беренче кырымтатар халкы Корылтаен әзерләп үткәрә. Корылтай Кырым милли республикасы оешуын игълан итә һәм аның конституциясен кабул итә, Номан Челебиҗиһан директориянең (милли хакимиятнең) рәисе итеп сайлана.

Большевиклар милли хакимиятне танымый, Кара дингез флоты матрослары ярдәмендә хакимиятне бәреп төшерәләр, Кырымны яулап алалар. Номан Челебиҗиһан бер мәхкәмәсез инкыйлабчы матрослар тарафыннан 1918 елның 23 февралендә үтерелә, җәсәде Кара диңгезгә ташлана.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG