Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа Кырлайда Тукай музеен төзекләндерүгә 13,6 миллион сум бүлеп биреләчәк

Яңа Кырлай авылындагы Тукайга багышланган паркта, архив фотосы
Яңа Кырлай авылындагы Тукайга багышланган паркта, архив фотосы

Быел әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң абруйлы бүләк - Тукай бүләге дә анда тапшыралачак.

Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылындагы Тукай исемендәге әдәби-мемориаль музей комплексының административ бинасын капиталь төзекләндерү 13,6 миллион сумга төшәчәк. Бу хактагы тендер дәүләткә сатып алу сайтында урнаштырылган. Заказчы — Татарстанның Главинвесттрой ширкәте, акча республика бюджетыннан бүленәчәк.

Документлардан күренгәнчә, төзүчеләр түбә ремонтлаячак, төзелеш-монтаж эшләре башкарачак һәм фасадны яңарту белән шөгыльләнәчәк. Моннан тыш, бинада түшәмнәр, идәннәр һәм диварлар яңартылачак, җылыту системы һәм электр монтаж эшләре дә башкарылачак.

Моңа кадәр Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Яңа Кырлайда 30 миллион сумга яңа экспозиция булдыруга бәйге игълан ителгән иде. Яңа экспозиция мультимедиа проекцияләрен, тавыш бизәлешен һәм өстәлгән чынбарлык (AR) элементларын үз эченә алачак, бу исә килүчеләрдә татар халкы тарихы белән тирән бәйләнеш хисе тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Аерым игътибар шагыйрьнең балачагына багышланган кереш залга бирелә.

Быел мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге Татарстанның иң югары бүләге — Тукай исемендәге дәүләт премиясен — татар шагыйре Габдулла Тукай яшәгән Яңа Кырлай авылында тапшырырга ниятлиләр. Тантана Тукайның туган көне — 26 апрельдә түгел, ә бер көн алдан, 25 апрельдә узачак. Шул ук көнне реконструкциядән соң шагыйрьнең әдәби-мемориаль музей комплексы да яңадан ачылачак.

2025 елның августында Яңа Кырлай авылында Тукай музееннан Сәгъди йортына кадәр Ия елгасы яры буйлап сузылган "Тукай эзләре буйлап" туристик маршрутын төзекләндерүгә 86,8 миллион сум юнәлтеләчәге билгеле булган иде. Әмма февраль аенда дәүләт экспертизасының баш идарәсе әлеге маршрут территориясен төзекләндерү проектына тискәре бәяләмә бирде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG