Быел мартта Русия президенты Владимир Путинның Валдайдагы утары тирәсенә "Панцирь" һава һөҗүменнән саклау комплексы белән җиде манара төзелгән. Шулай итеп Путинның Валдайдагы резиденциясе тирәсендә системлы һава һөҗүменнән саклау ноктасы (ПВО) 27гә җиткән.
Planet.com иярчен сурәтләрәреннән күренгәнчә, "Панцирьлар" өчен җиде яңа манара төзү берүк көнне - 17 мартта башланган. Аларның кайберләре зенит-ракет комплекслары белән җиһазландырылган.
Мәскәү тирәсендәге куелган "Панцирь" комплекслары манаралары кебек үк, Валдайдагы һава һөҗүменнән саклану системнары да Путин резиденциясе тирәсендә зур һәм кечкенә диаметрлы ике боҗра итеп урнаштырылган.
Кайбер мәгълүматларга караганда Валдайда Путинның мәгъшукасы дип саналган Алина Кабаева һәм аларның уртак балалары еш була. Ә Русия президенты өчен аның Кремльдәге эш кабинетын төгәл кабатлаган бүлмәләрнең берсе төзелгән.
Элек "Радио Свобода" Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасы җирлегендә һәм аның периметры буйлап эре калибрлы пулемётлар белән җиһазланган 20дән артык манара, шулай ук "Панцирь" зенит-ракета комплекслары урнаштырылган берничә урын төзелгәнен хәбәр иткән иде. Биредә Укрианага каршы кулланылучы Иранның Shahed-136 дроннары җитештерелә. Русиядә аны "Герань" дип атыйлар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум