Accessibility links

Кайнар хәбәр

БТИҮ Горький урамы, 13 йортта урнашкан бинада Татар театры музеен булдырырга чакыра

Горький урамындагы бина
Горький урамындагы бина

Элегрәк Бизнес Онлайн басмасы Казанның яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) үз биналарында ремонт бару сәбәпле, Горький урамындагы бинага вакытлыча гына кереп тора дип язып чыккан иде.

Казанның Горький урамы 13 йорттагы бинада Татар театры музее булырга тиеш. Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) шундый белдерү белән чыкты.

"Горький урамы, 13 йортта урнашкан бинага "Казанский ТЮЗ"ны (Казан яшь тамашачылар театры) урнаштырганнар. Бу бина - татар мәдәниятенең йөзек ташы булган татар театры өчен изге урын. Галиәсгар Камал театры анда 60 ел эшләгән. Бу бинага бөек татар композиторлары, драматурглары, режиссерларының, артистларының рухы сенгән. Салих Сәйдәшев, Мирхәйдәр Фәйзи, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәт, Туфан Миңнуллин, Ширияздан Сарымсаков, Празат Исәнбәт, Марсель Сәлимҗанов, Сәхипҗамал Гыйззатуллина - Волжская, Мухтар Мутин, Хәлил Әбҗәлилов, Гөлсем Болгарская, Фатыма Ильская, Галия Кайбицкая, Галия Булатова, Гөлсем Камская, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Шәүкәт Биктимеров, Ирек Баһманов, Наилә Гәрәева, Рәфкать Бикчәнтаев, Ренат Таҗетдинов, Наил Дунаев, Нәҗибә Ихсанова һәм башкалар...һәм башкалар...

Бу бинаны "Казанский ТЮЗ"га бирү Мәскәүдә иске МХАТ бинасына Татар яшьләр театрын урнаштыруга тиң. Ничек аңламый моны мәдәният министры Ирада Әюпова? Быел Камал театрына 120 ел. БТИҮ бу зур юбилейга багышлап Горький урамы,13 адреслы бинада Татар Театры музее оештыруны таләп итә. "Казанский ТЮЗ" бик абруйлы, 90 еллык тарихы булган театр. Театрның җитәкчеләре һәм артистлары бу таләпне аңларлар һәм изге урыннан китерләр дип ышанабыз", диелә белдерүдә.

  • Элегрәк Бизнес Онлайн басмасы Казанның яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) үз биналарында ремонт бару сәбәпле, Горький урамындагы бинага вакытлыча гына кереп тора дип язып чыккан иде.
  • Моңа кадәр Горький урамындагы бинада Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедиа театры эшләде. Хәзер ул Татарстан урамындагы Камал театры бинасына күчте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG