Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамак шәһәренең сәнәгать мәйданына пилостыз очкычлар һөҗүм иткән

Стәрлетамакта зур янгын күренеше. Фото: Supernova+ Telegram каналы
Стәрлетамакта зур янгын күренеше. Фото: Supernova+ Telegram каналы

Нинди корылмада янгын башлануын рәсмиләр әйтми, Украина телеграм каналлары белдерүенчә, ул Стәрлетамак нефть-химия ширкәте булырга мөмкин.

15 апрельдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге сәнәгать мәйданына пилотсыз окычлар һөҗүме ясалган.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә караганда, алар сәнәгать мәйданы күгендә бәреп төшерелгән, калдыклары бер корылма өстенә төшкән һәм янгын чыккан.

Нинди корылма икәнен ул әйтмәде.

Supernova+ телеграм-каналы хәбәр итүенчә, һөҗүм Стәрлетамак нефть-химия ширкәтенә ясалган. Геолокацияне тикшергән Astra басмасы әлеге ширкәтнең "Синтез Каучук" корылмасына ясалган дигән нәтиҗәгә килгән.

"Стәрлетамак нефть-химия заводы" (СНХЗ) — Стәрлетамактагы эре нефть-химия ширкәте. Ул синтетик каучук, фенол нигезендәге антиоксидантлар (шул исәптән "Агидол"), ягулык компонентлары (авиация бензины да керә), шулай ук төрле химик өстәмәләр җитештерә.

Башкортстанның нефть һәм газ эшкәртү белән бәйле ширкәтләренә дрон һөҗүмнәре әледән-әле булып тора.

Былтыр ноябрьдә Стәрлетамак нефть-химия заводының (СНХЗ) су чистарту цехында шартлау булганнан соң бинаның бер өлеше җимерелгән иде. Хәбиров дрон һөҗүме турында белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG