Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда дары корылмасындагы казадан соң җимерекләр астында һәлак булган ир гәүдәсе табылган

Казан дары корылмасы
Казан дары корылмасы

Казанда 14 апрельдә төнлә дары корылмасында чыккан янгыннан соң җимерекләр астыннан бер ирнең гәүдәсе табылган. Ул һәлак булган.

Бу хакта Татарстанның сәламәтлек министрлыгы хәбәр итте.

Моннан тыш хастаханәдә ике кеше кала. Хатын-кыз авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсендә ята, хәле тотрыклы. Бер ир шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсенә салынган, аның хәле уртача авырлыкта.

Стшәмбе кич дары ширкәтендә янгын чыккан, кайбер корылмалар өлешчә җимерелгән. Башта ук ике кеше зыян күрүе билгеле булган иде. Янгыннан соң иминлек таләпләрен бозу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

Казан Кирмәне матбугат хезмәте белдерүенчә, янгын "техноген" сәбәпләрдән барлыкка килгән, ә көчле тавыш басымны төшерү системы эшләвеннән килеп чыккан. Җитештерү туктатылмаган, кешеләрнең гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч юк диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG