Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теленнән Халыкара олимпиадада Казан, Пермь өлкәсе һәм Төркия укучылары җиңү яулады

Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада вакытында (архив фотосы)
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада вакытында (архив фотосы)

Олимпиадада Русиянең 30 төбәгеннән, 5 чит илдән 500 бала катнашкан.

16 апрельдә Татар теле һәм әдәбиятыннан XIII Халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казанның "Корстон" комплексында Туган тел форумы кысаларында игълан иттеләр.

Җиңүне Казан шәһәреннән Мөслимә Адиева, Пермь краеннан Нәргиз Монасыйпов, Төркиядән Нурбикә Нәҗипова яулаган.

Татарстан мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, олимпиадада Русиянең 30 төбәгеннән, 5 чит илдән 500 бала катнашкан. Чит илләрдән быел Казанша Төркия, Казакъстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан һәм Австралиядән укучылар килгән.

Йомгаклау этабы төп өч турдан гыйбарәт булган:

язма тур (татар теле, татар әдәбиятыннан язма биремнәр үтәү);

Телдән ( татар теленнән, татар әдәбиятыннан, татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча биремнәр үтәү);

Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышланган проект эшләрен яклау.

Татар теленнән Халыкара олимпиада 2012 елда КФУда башланган иде. Берничә ел эчендә киң колач җәя алды. Дөньяның төрле почмакларыннан татар телен белүчеләр (бу очракта татар булу шарты да юк, иң мөһиме - татарча белү, өйрәнү) олимпиадада катнашу теләге белән яна башлады. Алар арасында Канада, АКШ, Япония, Европа һәм БДБ илләре булды. Ул чын мәгънәсендә халыкара статусына ирешә алды. Пандемия һәм Русия Украинага каршы башлаган сугышка кадәр татар ттеле олимпиадасына 15-17 илдән катнашучылар килә иде. Берничә ел Татар теле олимпиадасында җиңүчеләр японннар булды һәм бу феноменаль бер күренеш иде. Татар милләтеннән булмаган Юто Хишияма, Мидзуки Сакурама-Накамура, Чихиро Тагучи кебек егет-кызлар төрле елларда төп бүләкләргә ия булды. Соңгы елларда халыкара статусны Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан кебек илләр коткарып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG