Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алабуга Политех" укучыларын бер еллык рекрутка дрон гаскәрләренә җәлеп итмәкчеләр

"Алабуга Политех" бинасы
"Алабуга Политех" бинасы

Юрист сүзләренчә, бу Русия саклану министрлыгы белән контракт төзү булып тора һәм бер елдан соң инде килешүне өзеп булмаячак.

"Алабуга Политех" көллиятендә укучыларга бер еллык рекрутны (срочка) уку йортының хәрби белем бирү үзәге аша һәм сугышка җибәрмәү шарты белән дрон гаскәрләрендә узарга тәкъдим итәләр.

Әлеге тәкъдим "Алабуга Политех" сәхифәсендә чыкты. Анда студентларга аена 150 мең сум стипендия түләү, бер елдан соң хәрби билет бирү һәм хәрби чаралар булган җиргә җибәрмәү вәгъдә ителә.

Ләкин "Сознательные отказчики" хәрәкәте юристы Артем Клыга моңа ышанмаска чакыра. Ул "Гроза" проектына белдерүенчә, "срочка"ларны хәрби кафедра аша узу каралмаган.

"Алабуга Политех"та хәрби кафедра узу принципта мөмкин түгел, чөнки әлеге оешма югары белем бирү системасына керми. Димәк, сез, мәсәлән Югары икътисад мәктәбе (НИУ ВШЭ) студентлары кебек, махсус килешү нигезендә хәрби-укыту үзәгендә белем алып, срочкадан азат ителмәячәксез. Монда коммерция оешмасы каршында ниндидер хәрби кафедра тәкъдим ителә. Әмма чынлыкта бу Русия саклану министрлыгы белән гадәти контракт кына", ди ул.

Шулай ук ул 12 айдан соң ректруттан азат итү һәм хәрби билет бирүне вәгъдә итү бу, гомумән алганда, дөрес дип әйтә.

"Әмма шул ук вакытта мобилизация турындагы фәрман яки аның 4–5 нче пунктлары гамәлдән чыгарылмаган килеш, контрактны үз теләгең белән өзү мөмкин булмаячаягын алар яшерә", ди ул.

Элегрәк Русия саклану министрлыгы дрон гаскәрләре белән контракт төзегән студентларны үзләре теләгәндә җибәрергә мәҗбүр түгеллеген раслаган иде.

  • 2024 елны Татарстанда "Алабуга Политех" көллияте белән бәйле шау-шу чыкты. Монда беренче курс студенты үзенә кул салды. Ул буллингка дучар булган һәм уку йортыннан куылудан курыккан дип фаразланды. Денисның үлеменнән соң журналистлар көллияттә студентларны кырыс шартларда укытуларын ачыклады. "Аларны төнлә дә эшләргә мәҗбүр итәләр, авырганда ял бирмиләр, бөтен нәрсә өчен дә диярлек премияләреннән мәхрүм итәләр һәм җәза буларак окоплар казыталар", дип язган иде ул вакытта 116.ru.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG