Екатеринбурның үзәк хәрби мәхкәмәсе 39 яшьлек Артур Сагиевны интернетта террорчылыкны аклауда гаепле дип тапкан һәм биш ел ярымга гомум тәртипле колониягә хөкем иткән. Шулай ук аңа өч ел дәвамында сайтлар белән идарә итү тыелган. Бу хакта Sotavision яза.
Мәхкәмә шулай ук аның iPhone 11 телефонын "җинаять коралы" буларак дәүләт файдасына тартып алган. Башта Сагиевны алты эпизодта гаепләгән булганнар, соңрак ирнең гаебен тануы, үкенүе һәм тикшерүгә ярдәм итүе өчен барысын да бер эпизодка берләштергәннәр.
Эш ачуга 2024 елның августыннан октябрьгә кадәр Telegram-да чыккан комментарийлар сәбәп булган диелә.
Ирне Украина тарафлы каналларда Украина кораллы көчләренең Русиягә ясаган һөҗүмнәрен хуплап язган комментарийлары өчен 31 июльдә тоткарлаганнар.
Мәхкәмәдә белдерүләренчә, Сагиевны армияне дискредитацияләү маддәләре нигезендә инде берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарткан булганнар. Барлыгы аңа 60 мең сум штраф салынган.
Моннан тыш Казанның Идел буе районы 2024 елның ноябрендә Сагиевны нәфрәт тудыру маддәсе нигезендә 15 тәүлеккә сак астына алган булган. Беркетмәдә язылганча, ул "урысларның кешелек дәрәҗәсен кимсетү"че комментарийлар калдырган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум