Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Германия ватандашы булган хатын-кызны шартлаткыч белән тоткарлавын белдерде

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шулай ук Үзәк Азия иленнән булган бер ир-ат тоткарланган.

Бүген Русия иминлек хезмәте (ФСБ) Пятигорски шәһәрендә 57 яшьлек Германия ватандашын тоткарлавын хәбәр итте.

ФСБ белдерүенчә, ул Ставрополь төбәгенең хокук саклау оешмасы корылмасына каршы теракт әзерләүдә катнашкан. Шартлауны имеш Украина махсус хезмәтләре әзерләгән.

Хәбәргә күрә, тоткарланган хатынның рюкзагында шартлаткыч булган һәм ул корылмага якынлашканда радиоэлектрон көрәш чаралары тарафыннан ачыкланып блокланган. Кайсы корылма турында сүз барганы әйтелми. ФСБ фикеренчә, хатын рюкзагында шартлаткыч барлыгын белмәгән һәм шартлау вакытында үзе дә һәлак булырга тиеш булган. Моңа кадәр ул мошенник схемаларында җәлеп ителгән булган.

Шулай ук Үзәк Азиянең бер иленең ватандашы тоткарланган, ул шартлаткычны читтән торып шартлатырга тиеш булган диелә. Һәрхәлдә ФСБ шулай дип белдерә.Шартлаткычның куәте 1,5 кг тротил тәшкил иткән дип белдерелә.

"Тоткарланучылар гаепләрен таныды", дип раслый ФСБ, әмма бәйсез мәгълүмат юк. Тоткарланучыларның исемнәре аталмый. Украина да, Германия илчелеге дә әлегә бу белдерүләргә аңлатма бирмәде.

Элегрәк Русия хакимияте вәкилләре, шул исәптән президент Владимир Путин да, Украинаны кешеләрне терактлар башкару өчен "яшертен" куллануда гаепләгән иде. Мәскәүдәге шартлау бу белдерүләргә сәбәп булды. Шартлауда бер полиция хезмәткәре һәлак булды. Тикшерүчеләр белдерүенчә, шартлаткыч йөрткән кеше (һәлак булды) үзе дә бу хакта белмәгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG