Accessibility links

Кайнар хәбәр

12 ел кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән баш мие яман шеше белән чирләүче кырымтатар Тофик Абдулгазиевка яңа җинаять эше ачканнар

Тофик Абдулгазиев
Тофик Абдулгазиев

44 яшьлек Абдулгазиевка мәхкәмәгә ихтирамсызлык турында эш кузгатылган.

17 апрельдә Чиләбенең Металлурглар мәхкәмәсендә аның авырулары сәбәпле азат итү турындагы дәгъваны карарга тиеш иде, ләкин хөкемдар читләшү (самоотвод) алды. Ул Абдулгазиевка каршы гариза бирде, һәм шул ук көнне Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Бу хакта ОВД-Инфо яза.

Адвокат сүзләренә караганда, алдагы утырышта Абдулгазиев "үз позициясен кискен формада белдергән". Нәкъ нәрсә әйткәне билгеле түгел.

Абдулазизның хатыны хәбәр итүенчә, ул утырышта хөкемдар аны "мәхкәмә коллегиясенә карата тиешсез тәртип" сылтавы белән залдан чыгарып җибәргән.

Хатыны Абдулгазиевның мондый реакциясен утырыш алдыннан төрмә хастаханәсендәге табиблар консилиумы аны алдавы белән аңлата. Үзен алдавын ул бары мәхкәмәдә генә белгән.

Табиблар аның сәламәтлеге турында нәтиҗә бирергә тиеш булган. Абдулгазиев сүзләренә караганда, аны документларның эчтәлеге белән таныштырмыйча имзаларга мәҗбүр иткәннәр. Күз күреме начар булганлыктан, ул аларны укый алмаган.

"Бары мәхкәмәдә генә ул аларның эчтәлеген белде. Ачыкланганча, документта төрмә хастаханәсе табиблары нәтиҗәсенә күрә Тофик Абдулгазиев тулысынча сәламәт, һәм аны хастаханәдән кире колониягә күчерүгә карата бернинди каршылыгы юк диелгән. Хөкем ителгән кешенең датасы һәм имзасы"," ди кырымтатарның хатыны.

"Хизб ут-Тәхрир"нең икенче Акмәкчет эше фигуранты Тофик Абдулгазиев күз күрүе кискен начарлануы турында узган ел октябрьдә белдерде. Ул күз табибын чакыртуларын сораган, ләкин белгеч әлегә аны карамаган.

"Ашарга куелган тәлинкәне дә күрми. Телефонда номер җыю өчен ярдәм сорый, чөнки саннарны күрми. Тофик хатларны укый да, аларга җавап яза да алмый", дигән иде "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәтеннән Алия Куртаметова.

  • 2022 елның маенда Дондагы Ростовның Көньяк хәрби мәхкәмәсе Абдулгазиевны 12 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.
  • Тоткарлануга кадәр Тофик Абдулгазиев "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе активисты, тавыш операторы булган, "Кырым балачагы" проектында катнашкан.
  • "Мемориал" хокук яклау үзәге аны һәм аның белән бергә тоткарланган тагын дүрт кешене сәяси тоткыннар дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG