Математик Азат Мифтаховны Төньяк поляр түгәрәге аръягында урнашкан колониягә этап белән күчерәләр
Аны яклау төркеме Воркутадагы этаптан язылган хатын чыгарды, анда ул үзен Ямал-Ненец автоном бүлгесендә Харп бистәсенә алып баруларын хәбәр итә. Анда махсус тәртипле 3нче "Поляр бүре" (Полярный волк) колониясе (анда Алексей Навальный үлде) һәм кырыс һәм гомуми тәртип бүлекләре булган 18нче "Поляр ябалагы" (Полярная сова) урнашкан. Мифтаховны икенчесенә алып баралар дигән фараз бар.
"Поездда ике тәүлек бару шактый арытты, — дип язган Мифтахов Харпка кадәрге этап турында. — Бәдрәф — дүрт сәгатькә бер тапкыр, кайнар су — көнгә өч тапкыр гына, купеда әйләнерлек тә урын юк, каты ятакта ятып барудан һәм поезд селкенүеннән сөякләр сызлый. Шуңа күрә Воркутада тукталыш бик тә урынлы булды. Иртәгә иртән без кузгалабыз һәм шул ук көнне Харпка барып җитәбез. Күрәсең, поезддан туры лагерьга китерәчәкләр"
Яңа колониягә күчерү Мифтаховка карата соңгы эш буенча чыгарылган хөкем белән бәйле. Азат Мифтахов инде сигезенче ел зинданда. Башта аны хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем иттеләр, аннары 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда янә тоткарладылар. Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачагы әйтелде. Мифтахов төрмәдә Сембер өлкәсендә Мәләкәстә утырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум