Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татнефть һәм "Алабуга"ның табышка салым күләме 11 млрд сумга кимегән

Татнефтьнең баш мөдире Наил Мәганов (архив фотосы)
Татнефтьнең баш мөдире Наил Мәганов (архив фотосы)

Алардан соң "Казаньоргсинтез" килә — ул түләүләрен 2,074 млрд сумга киметкән. Беренче бишлеккә шулай ук "Кече нефть ширкәтләре" һәм "Джи-Групп" кергән (1,9 млрд һәм 768 млн сумга кимү).

2026 елның I чирегендә Татарстанның берничә зур ширкәте узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда табышка салым түләүләрен киметкән. Бу хакта киңәшмәдә Татарстанның финанс министры Марат Фәйзрахманов хәбәр итте.

Иң зур кимү "Татнефтьтә" ("ТАНЕКО"ны да кертеп). Ширкәт узган ел белән чагыштырганда 5,88 млрд сумга азрак түләгән. Икенче урында — "Алабуга" махсус икътисади зонасы. Анда кимү 5,6 млрд сум тәшкил иткән. Ике ширкәттә гомуми кимү — 11,4 млрд сум.

Аннан соң "Казаньоргсинтез" килә — ул түләүләрен 2,074 млрд сумга киметкән. Беренче бишлеккә шулай ук "Кече нефть ширкәтләре" һәм "Джи-Групп" кергән (1,9 млрд һәм 768 млн сумга кимү).

Зур сәнәгать ширкәтләре арасында да сизелерлек кимү күзәтелә: "Түбән Кама нефтехим" — 522 млн сумга, "КОМЗ" — 417,6 млнга, "СИБУР-РТ" — 270,6 млн сумга азрак түләгән.

Төзелеш, машина төзелеше һәм хезмәт күрсәтү ширкәтләрендә дә кимү.

2026 елның I чирегендә табышка салым түләүләре энергетика, банклар өлкәсендә арткан. "Алабуга Девелопмент" ширкәте түләүләрен 1,286 млрд сумга арттырган. Аннан соң "Газпром трансгаз Казан" (877 млн сумга арту) һәм "Татспиртпром" (432,8 млн сумга) килә.

Арттыручылар арасында "Татарстан" банк бүлеге, "ТАИФ-НК" "Татэнерго", Казан боралак ширкәте, Сетевая компания, "Водоканал" һәм "Транснефть-Прикамье" бар.

Моңа кадәр Татарстанда бер ел эчендә салым бурычларының гомуми күләме 10 процентка артуы һәм 12,88 млрд сумга җитүе билгеле булган иде. Бурычларның төп үсеше табышка салым (плюс 504,5 млн сум, үсеш — 11%), физик затлар кеременә салым (плюс 324,9 млн сум, яки 10%) һәм гадиләштерелгән салым системыы (плюс 206,3 млн сум, яки 41%) хисабына туры килә.

2025 елның 1 гыйнварыннан Русиядә оешмалар өчен табышка салымның төп ставкасы 20 проценттан 25 процентка кадәр арттырылды. Салым керем белән чыгым арасындагы аермадан түләнә, шуның 8 проценты федераль бюджетка, 17 проценты төбәк бюджетларына юнәлтелә (2030 елга кадәр). Бу салымны гомуми салым салу системнда эшләүче ширкәтләр түләргә тиеш, исәпләү салым хисабы мәгълүматлары нигезендә башкарыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG