Европа берлеге Русиягә каршы 20нче санкцияләр җыелмасы кысаларында "Башнефть" һәм "Славнефть" нефть ширкәтләренә, шулай ук бизнес һәм фән вәкилләренең берничәсенә чикләүләр кертте. Алар арасында "Алабуга" махсус икътисади мәйданы җитәкчесе Тимур Шәгыйвәлиев, Эрмитаж мөдире Михаил Пиотровский һәм радиацион, химик һәм биологик саклану гаскәрләре башлыгы Алексей Ртищев бар. Моннан тыш, документтан күренгәнчә, чикләүләр рэпер Тиматига да кагыла.
Брюссель белдерүенчә, энергетика тармагы, аеруча нефть өлкәсе, Русия хөкүмәтенә зур керем китерә дип күрсәтә.
Исемлектә шулай ук Стәрлетамактагы "Станкостроение" махсус конструкторлык бюросы бар.
Башка нефть ширкәтләреннән "Славнефть", Туапсе, Комсомольски, Ачински, Сызрань нефть эшкәртү ширкәтләре, Ангарски нефть-химия ширкәтенә санкцияләр кертелгән.
Документның "Алабуга" баш мөдиренә кагылышлы өлешендә әйтелгәнчә, Шәгыйвалиев Русиянең хәрби-сәнәгать комплексына матди ярдәм күрсәтә. 48 яшьлек Шәгыйвалиев 2011 елдан "Алабуга"ны җитәкли, тумышы белән Казаннан.
Исемлеккә шулай ук Чаллыда туган, "Технодинамика" ширкәте баш мөдире Игорь Насенков та кертелгән. Ширкәт авиация һәм химия продукциясе җитештерү, шулай ук саклану сәнәгате тәэминате белән шөгыльләнә. "Насенков Русиянең хәрби-сәнәгать комплексын хуплый", — диелә документта.
Бүген Европа берлеге Русиягә каршы 20нче санкцияләр җелмасы турында игълан итте. Аңа банк секторы, криптохезәмәтләр, порт инфраструктурасы һәм аерым тауарлар китерүгә чикләүләр дә керә. Аерым алганда, Европа берлеге 20 Русия банкы катнашындагы операцияләрне тыя, шулай ук Русия нефтен ташуда катнашкан дип табылган 46 танкерга да санкцияләр керткән. Моннан тыш, Украинага 90 миллиард евро күләмендә кредит бирү турында карар да килештерелгән.
Бу - "Башнефть"нең үзенә кертелгән беренче чикләүләр. Моңарчы "Башнефть-Добыча", "Башнефть-Полюс" ширкәтләренә АКШ санкцияләре кертелгән иде. "Башнефть" Роснефть төркеменә карый.
"Татнефть" әлегә Европа берлеге һәм АКШ санкцияләренә эләкмәде, әмма былтыр декабрьдә Татарстан ширкәтенә чикләүләрне Британия кертте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум