Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быелгы Тукай бүләге җиңүчеләре билгеле булды

Быел барлыгы өч бүләк тапшырылачак.

26 апрельдә татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә Татарстанның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә төп премиясе - Тукай бүләге ияләре билгеле булды. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов фәрман имзалаган.

Тукай премиясенә "Дәвамы бар" шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен шагыйрә Лилия Сираева (Лилия Гыйбадуллина),

Төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен "Татнефть" иҗат төркеме (җитәкчесе Наил Мәганов, катнашучылар: Павел Корчагин, Эрдни Чавлинов, Сергей Вертелецкий),

Камал театры сәхнәсендә куелган "Казанга Тукай кайткан" спектакле авторлары Айдар Җәббаров, Резеда Зәйниева (Резеда Гобәева) һәм Эмиль Талипов лаеклы дип табылган.

Бүләкләр 26 апрельдә, Татарстанда Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгы көнендә Камал театрында узачак тантаналы чарада тапшырылды.

Бүләкнең берсе Украинадагы махсус хәрби операция (Украинада Русия башлаган сугышны хакимиятләр шулай атый) турында документаль фильмнар циклы өчен ("Кормильцы", "Голоса из колыбели", "Дорога", "Казань — Лисичанск") авторлары: кинематографистлар Алексей Барыкин, Олег Суров, Егор Кашинский һәм Данил Емельяновка бирелергә мөмкин дип фаразланган иде.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) Русиянең Украинадагы баскын сугышы турында документаль фильмнары өчен кинематографистлар төркемен Тукай бүләгенә тәкъдим итүне татар халкын мыскыл итү дип санады һәм моңа каршы чыкты.

  • Татарстанның Тукай исемендәге дәүләт премиясе җәмәгатьчелек тарафыннан танылган һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендәге әһәмиятле фәнни хезмәтләр өчен бирелә. Премия 1958 елның 8 апрелендә ТАССР мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган һәм шул вакыттан бирле ел саен (1961–1965 еллар һәм 1975 елдан тыш) тапшырыла.
  • Һәр лауреатка 1 миллион сум бирелә. Кагыйдәләр буенча ел саен өч Тукай премиясе тапшырыла, ләкин Татарстан рәисе белән килештереп, комиссия дүртенче бүләкне дә бирә ала.
  • "Ят агент" дип танылган затлар Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итә алмый. Бу хакта фәрманны 2023 елны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG