29 апрельдә Уфа шәһәре депутатлары Башкортстан башкаласы урамнарының берсенә Русия сәясәтчесе Владимир Жириновский исеме бирүне бертавыштан хуплаган.
800 метрга сузылган бу яңа урам Уфаның Дим һәм Ленин районнары арасында булачак.
Моңарчы Уфа мэриясе икенче тапкыр уздырган сораштыруда катнашучылар шәһәрдәге урамга Жириновский исемен бирүне яклап чыккан иде.
Жириновский исемен бирүне 2761 кеше хуплаган, 1901 кеше каршы булган.
Элегрәк "Гражданский Союз — Уфа" сәүдәгә корылмаган оешма (НКО) вәкилләре тавыш бирү барышындагы сәер үзгәрешкә игътибар иткән иде.
Аларның мәгълүматларынчв, атна дәвамында урамга исем бирүне "яклап" килүчеләр даими рәвештә 200 тавышка калышып килгән. Әмма соңгы төн эчендә хәл кискен үзгәргән: әлеге инициативага өстәмә рәвештә 800дән артык тавыш өстәлгән. Сораштыру 1 апрельгә кадәр дәвам итте.
Аңа кадәр сораштыру декабрьдә узган иде. Анда катнашучыларның яртысыннан күбрәге каршы тавыш бирде. Тавыш бирүдә 1 500дән артык кеше катнашты. Урамны Жириновский исемендә атауны 749 кеше хуплады, ә 786 кеше каршы чыкты.
Шуннан мэрия "Госуслуги" аша икенче сораштыру башлады.
Республикада Жириновский исемен мәңгеләштерүгә каршы башкорт милли оешмалары да чыгыш ясады.
- 1990нчы еллар башында беренче президент сайлавы алдыннан Жириновский "татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк, шунда ачлыктан һәм сифилистан кырылсыннар" дигән иде.
- Татарларны мыскылларга яратучы Жириновскийның Казан сәфәрләре элек тыныч кына үтми иде. Аның Казанга бер килүендә "Азатлык" татар яшьләре берлегенең ул чактагы җитәкчесе Рамай Юлдашев аңа чи йомырка аткан иде.
- 2019 елда Русия думасының көзге сессиясе ачылышында Владимир Жириновский милли республикалар бюджетларына күбрәк акча бирелә дип зарланды. "Казанны, Төньяк Кавказны акча белән тутырдыгыз, ә аннары урыс өлкәләрендә күп бала тапмыйлар дисез. Бу бит коточкыч! Урысларга да башкаларга биргән кадәр бирегез! Сез бит урыс парламенты, ә милли төбәкләргә күбрәк бүләсез", диде Жириновский. Аның әлеге сүзләре җәмәгатьчелекнең бер өлешендә ачу уятты. "Казанны акча белән тутырдылар, ул акчаларны урыс төбәкләренә бирегез" дигән сүзләрен Казан Кирмәне "наданлык һәм провокация" дип атады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум