Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мэры Ратмир Мәүлиев ике айга сак астына алынды

Bashkortostan — Ratmir Mavlyev
Bashkortostan — Ratmir Mavlyev

Шәһәр башлыгы вазыйфа вәкаләтләреннән чыккан эшләр башкаруда (Русия Җинаять кодексының 286 маддәсе, 3 өлеш) һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда (290 маддә, 6 өлеш) шикләнелә.

30 апрельдә Уфаның Совет районы мәхкәмәсе шәһәр мэры Ратмир Мәүлиевны 11 июльгә кадәр сак астына алды.

Шәһәр башлыгы вазыйфа вәкаләтләреннән чыккан эшләр башкаруда (Русия Җинаять кодексының 286 маддәсе, 3 өлеш) һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда (290 маддә, 6 өлеш) шикләнелә.

Мәүлиев белән бергә тоткарланган Уфа башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы урынбасары Рушат Фазлыйәхмәтов һәм "Агыйдел" кунакханәсе мөдире, шәһәр думасы депутаты Алексей Силин да 11 июльгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрелде.

Алар вазыйфа вәкаләтләренә карамаган эшләр башкаруда гына шикләнелә.

Мәвлиев, Фазлыйәхмәтов, Силин һәм мэр урынбасары Агарагим Кагиргаджиев 28 апрельдә тоткарланды.

Тикшерү мәгълүматынча, гаепләнүчеләр шәһәрдәге бер шифаханә җирендә мәйданы 1,3 мең дүрткел метрдан артык булган җир кишәрлеген "канунсыз рәвештә бүлеп алган". Тикшерүчеләр фикеренчә, 2025 елда Уфа башлыгы, үз вәкаләтләреннән файдаланып, төзелеш ширкәте вәкиленнән "ярдәм күрсәтү" өчен милек рәвешендә ришвәт таләп иткән.

Мәүдиев Уфа хакимиятен 2022 елдан бирле җитәкли. Моңа кадәр ул муниципаль хезмәттә һәм җирле үзидарә оешмаларында эшләде, шул исәптән Нефтекамскм хакимиятендә, анда шәһәр башлыгы булып торды һәм төбәкнең иң яшь мэрларының берсе саналды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!


This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG