Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Дәүләт җыены - Корылтай рәисе Константин Толкачев вафат

Константин Толкачев
Константин Толкачев

Аңа 73 яшь иде

4 майга каршы төндә Башкортстан Дәүләт җыены - Корылтай рәисе Константин Толкачев вафат булган. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәт утырышында әйтте.

Толкачевка 73 яшь иде, ул 1999 елдан парламент рәисе булып эшләде.

Хәбиров хөкүмәт утырышында белдергәнчә, спикер "каты авыру" нәтиҗәсендә үлгән.

"Константин Борисовичның авыр чир белән интеккәнен белмиләр иде. Ул соңгы елларда бу җитди авыру белән көрәште һәм үзен бик батыр тотты — офицер кебек, генерал кебек, беркайчан да зарланмады", дип сөйләде Хәбиров.

Аның сүзләренчә, Толкачевның хәле начарайган, шуның нәтиҗәсендә Мәскәүдә Бурназян исемендәге федерал медицина үзәгендә катлаулы операция үткәрү турында карар кабул ителгән булган.

Элегрәк Толкачевның чире турында рәсми хәбәр ителмәде. 23 апрельдәге Башкортстан Дәүләт җыены пленар утырышы аннан башка гына узды. "Пруфы" язуынча, ул марттагы утырышта да катнашмаган.

  • Константин Толкачев 1953 елның 1 мартында Новокузнецки шәһәрендә туган. Рязаньда СССР эчке эшләр министрлыгы югары мәктәбе һәм СССРның эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлаган. Генерал. Юридик фәннәр докторы.
  • Хезмәт эшчәнлеген 1970 елда Кузнецки металлургия ширкәтендә башлый. 1977 елдан 1996 елга кадәр Русия эчке эшләр министрлыгы системасында җитәкче вазифаларын били. 1996 елдан Уфа юридик институтын җитәкли. Аннары депутат һәм спикер була.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG