Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе 14 елга ирегеннән мәхрүм иткән Кырым журналисты Вилен Темерьянов хастаханәгә эләккән

Вилен Темерьянов
Вилен Темерьянов

Русия мәхкәмәсе 14 елга ирегеннән мәхрүм иткән Кырым журналисты Вилен Темерьянов хастаханәгә эләккән

Ул Дондагы Ростов шәһәрендәге 1нче тикшерү изоляторыннан хастаханәгә озатылган.

Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" берләшмәсенә аның хатыны Эльмаз Темерьянова хәбәр иткән.

Иренең хастаханәдә булуын хатын ире белән бер камерада утыручы тоткыннарның берсенең хатыныннан белгән. Темерьяновның хатыны аның хәзер кайдалыгынбелми. Ул Виленның кайда икәнен ачыклау өчен тикшерү изоляторына шалтыраткан. Әмма анда мондый мәгълүмат бирмәүләрен әйткәннәр. Хатын иренең хастаханәгә күчерелүен белүен әйткәч, изолятор хезмәткәре аңа шунда шалтыратырга тәкъдим иткән.

Гадәттә Ростовтагы тоткыннарны дәвалый торган 19нчы төбәкара махсус туберкулез хастаханәсендә (МОТБ-19) исә мәгълүматны рәсми мөрәҗәгатьтән соң гына бирә алуларын хәбәр иткәннәр.

2022 елның 11 августында Җанкөйдә һәм Җанкөй районында Вилен Темерьянов, Энвер Крош, Сеитяй Аббозов, Мурат Мустафаев, Эдем Бекиров һәм Ринат Алиев Русия куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан Русиядә тыелган, әмма дөнья илләренең күпчелегендә рөхсәт ителгән "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп тоткарланган иде.

Бу җинаять эшендәге төп дәлил итеп 2015 елда мәчеттә яздырылган сөйләшү аудиоязмасы күрсәтелгән. Адвокат Эмиль Курбединов фикеренчә, аны ФСБ архивларыннан сигез ел үткәч чыгарганнар: "Бу еллар дәвамында бу кешеләр җинаять эзәрлекләвенә дучар ителмәде һәм җәмгыять өчен бернинди куркыныч тудырмады".

Мәхкәмә кырымнарга 13 елдан 19 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләде.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG