Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Мәскәүдә тоткарланган кырымтатарларга дүртешәр мең евро түләтү карарын чыгарды

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе

Карар барлыгы 12 кешегә чыккан, тагын 40 кырымтатарга тиздән чыгарга тиеш.

Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе (ЕСПЧ) "Абдуллаев һәм Русиягә каршы башкалар" эшендә катнашучы 12 кеше шикаятенә карарын чыгарды. Мәхкәмә аларның һәрберсенә Русия Федерациясе дүртешәр мең евро түләргә тиеш дип тапты. Бу хакта "Крымская солидарность" хәбәр итә. Карар 30 апрельдә чыккан.

2019 елның 10 июлендә кырымтатарлар "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Ремзи Меметов, Рустем Абильтаров, Зеври Абсеитов һәм Энвер Мамутовны яклап плакатлар белән Мәскәүдә Кызыл мәйданга чыкты. 11 июль көнне кырымтатарлар апелляция булачак Югары мәхкәмә бинасы каршына килде. 10 июльдә һәм соңрак чараларда катнашкан 52 кеше тоткарланды. 2019 елның августында Мәскәү мәхкәмәләре аларны 10-20 мең сум штрафка тартты. Кырымтатарлар бу карарларны башта Русия, аннары Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять итте.

Хәзерге вакытта карар бары 12 кешегә генә кагыла. Юрист Эльвина Семедляева белдерүенчә, тагын 40 кешегә карар якын араларда чыгарга тиеш.

  • 2022 елның мартында Украинага каршы сугыш башлавы сәбәпле Русия Европа шурасыннан чыгарылды. 16 сентябрьдә ул Европа кеше хокуклары конвенциясенең ил-әгъзасы булудан рәсми рәвештә туктады.
  • Шулай да Европа шурасы искәртүенчә, Русия ЕСПЧ чыгарган карарларны үтәргә тиеш, сүз мәхкәмәгә 2022 елның 16 сентябренә кадәр карауга кертелгән эшләр турында бара.
  • 2018 елда "Кырым мөселманнары эше"нең беренче Бакчасарай төркеменнән Зеври Абсеитов, Ремзи Меметов һәм Рустем Абильтаров 9 ел кырыс шартлы колониягә, "Хизб ут-Тәхрир"не оештыручы дип гаепләнгән Энвер Мамутов 17 елга хөкем ителде.
  • Ремзи Меметов, Рустем Абильтаров һәм Зеври Абсеитов узган ел февральдә иреккә чыкты.
  • Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG