1 июньнән Казан дәүләт техник тикшеренү университетының (КНИТУ-КАИ) берничә тулай торагыннан студентларны чыгарачаклар. Бу хакта "Гроза" басмасы студентларга сылтанып хәбәр итә. 1-3 курс студентларына Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берлеге (АСЕАН) саммиты алдыннан 500 урынны бушатырга кушканнар. Бу хакта сигезенче тулай торакта яшәүче студентларның чатларына язганнар.
Шундый ук хәбәрне Казан федераль университеты (КФУ) студентлары да алган.
Студентларны 1-27 июньдә дистанцион укуга күчерергә тиеш булачаклар. Басма язуынча, моның өчен КАИ студентлары зачетларын май азагына кадәр күчергәннәр, ә дистант уку вакытында студентлар имтиханнар тапшырачак һәм курс эшләре яклаячак.
Русия-АСЕАН саммиты Казанда 17-19 июньдә узачак. Әлеге карарны Русия президенты Владимир Путин кабул итте. Саммитка Бруней, Көнчыгыш Тимора, Вьетнам, Лаос, Камбоджи, Индонезия, Малайзия, Сингапур, Мьянма, Таиланд һәм Филиппин вәкилләре киләчәк. Анда Евразия икътисади берлеге белән Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) арасындагы хезмәттәшлек, аерым алганда, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре каралачак.
- 2024 елны БРИКС саммиты сәбәпле, Казан студентларын канунсыз тулай торактан чыгарганнар иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум