Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы: Кырымтатар студентлары күп уку сәбәпле, ФСБ Акмәчеттәге Медицина академиясен тикшергән

Кырым дәүләт медицина университеты. Архив фотосы.
Кырым дәүләт медицина университеты. Архив фотосы.

Русия тарафыннан аннексияләнгәннән соң Медицина академиясе дип үзгәртелгән һәм Кырым федераль университеты составына кертелгән элекке Кырым дәүләт медицина университетын ФСБ тикшергән.

Сәбәбе - уку йортында кырымтатар милләтеннән студентлар саны күп булу. Бу хакта, иминлек максатларыннан исемен атамаган Кырым хокук яклаучысына сылтама белән Крым.Реалии хәбәр итә.

Аның әйтүенчә, быел язның икенче яртысында Медицина академиясендә сәяси яки ришвәтчелек факторларын ачыклау максатыннан үткәрелгән зур тикшерү тәмамланган. Тикшерүгә әлеге югары уку йортында кырымтатар студентларының күпләп белем алуы сәбәп булган диелә.

"Акмәчеттәге медицина академиясендә кырымтатар студентларының өлеше чыннан да Кырым халкы арасындагы кырымтатарлар өлешеннән күпкә югарырак. Кайбер белгечлекләрдә укучыларның якынча яртысы - кырымтатарлар. Бу Федераль иминлек хезмәтендә (ФСБ) уку йортында йә ришвәтчелек, йә милли лобби бар дигән шик тудырган, әмма тикшерү бернинди дә хокук бозу очрагын тапмаган. Югары уку йортына кабул итүгә бәйле бөтен документлар да тәртиптә булып чыккан.

Кырымтатарлар арасында сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләргә теләгән сәләтле яшьләр күп. Шул гына. Элек тә шулай иде. Хәтта Кырымтатар Мәҗлесе җитәкчелегендә дә андыйлар берәү генә түгел. Илми Умеров Андиҗан институтының дәвалау факультетын, Эскендер Бариев Кырым медицина университетын тәмамлаган", ди хокук яклаучы.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләүләр даими күренешкә әйләнде. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр аркасында эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG