Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиазона: сугышка Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәрнең кимендә 1 меңе һәлак булган

Мобилизациягә озату, архив фотосы
Мобилизациягә озату, архив фотосы

Татарстанда кимендә 960 мобилизацияләнүченең үлеме билгеле

Русиянең Украинага каршы баскын сугышында Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәрнең кимендә 1 меңе һәлак булган. Бу сан Медиазонаның "Би-би-си" һәм волонтерлар төркеме белән алып барган исемлектә күренә. Соңгы яңартуда республикадан кимендә 1003 мобилизацияләнүченең үлеме күрсәтелә.

Исемлекне журналистлар рәсми хәбәрләр, социаль челтәрләр, некрологлар, интернетта чыккан башка төрле хәбәрләр, зиратлар, мемориаллар туплый. Сүз медиа тапкан һәм тикшергән үлемнәр саны турында бара. Чын югалтулар саны күпкә зуррак булырга мөмкин, хакимият чын саннарны яшерә.

Күрше Татарстанда да мобилизациягә эләгеп, сугышта һәлак булучы кешеләрнең күпләп үлүе күренә. Журналистлар әлегә мондый 960 очракны тапкан. Өченче урында Бурятия республикасы бара – кимендә 733 очрак.

Барлыгы Русиядән сугышта кимендә 18 813 мобилизацияләнүче үлеме теркәлгән.

Рәсмиләр һәр төбәктән сугышка күпме мобилизацияләнгән кешене җибәрүен дә, күпме кешенең анда һәлак булуын да хәбәр итми. Соңгы елларда үлгән кеше некрологларында да аларның сугышка нинди статуста киткәнен язмаска тырышалар.

  • 2022 елның 21 сентябрендә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Соңыннан рәсмиләр сугышка ил буйлап 300 меңгә якын кеше мобилизацияләнде дип хәбәр итте. Әмма белгечләр һәм медиалар бу күрсәткеч зуррак булырга мөмкин ди.
  • Башкортстаннан күпме кеше мобилизацияләнүе билгеле түгел. Күрше Татарстанда да бу билгесез, әмма үз чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" 21 сентябрьдә Татарстанга 10 мең кеше тупларга дигән бурыч куелган булган дип язды. Шулай да соңрак планны 3 мең кешегә калдырганнар диелде.
  • Басма чыганаклары Казанда 950дән артык кеше мобилизацияләнүен әйтте, башта ике меңләп кеше җибәрергә тиеш булганнар диелә. Казан мэриясе мәгълүматына караганда, шәһәрдән барлыгы 800дән артык кеше мобилизацияләнгән. Шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдән 1200 кеше чакырыла дигән иде.
  • Башкортстан белән Татарстаннан сугышта күп мобилизацияләнүченең үлем сәбәпләре турында сәясәт белгече Руслан Айсин сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, беренчедән, ике республикада административ ресурс көчле, 2022 елда мобилизациягә кеше җыюда бу зур роль уйнады. "Икенчедән, бу республика хакимиятләренең һәрвакыт Мәскәү алдында үзләрен иң актив, иң тырыш булып күрсәтү омтылышы да бар, алар бар көч белән Путинны канәгатьләндерергә тырыша, бу очракта, сугышка кешеләр җибәрү планын артыгы белән башкарырга омтыла, — дип сөйләгән иде ул.
  • Путин мобилизациясе игълан ителүгә бер атна дигәндә Татарстан белән Башкортстанда да бөтен шәһәр-авыл кешеләренә сугышка чакыру кәгазьләре китерелде. Татарстан, Башкортстан, федераль үзәк медиасы, аеруча телеведение соңгы көннәрдә тапшыруларында мобилизациягә эләгүчеләр хәрби комиссариатларга килмәсә, җинаять эше ачылачак дип тәкрарлаган.
  • Шулай да Татарстан белән Башкортстанда Путин башлаган сугышка барырга теләмичә мобилизациядән качкан татар-башкортлар да шактый. Казакъстанга китүчеләргә анда татарлар да ярдәмгә килгән.

Сугышта үлүче татарстаннар һәм башкортстаннар исемлеген Азатлык Радиосы да алып бара. Бүгенге көндә ачык чыганаклардан Татарстаннан – кимендә 8997 кеше, Башкортстаннан кимендә 9981 сугышчы үлеме билгеле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG