Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аризона университетында җиде атналык татар теле курслары башланды

Алимә Сәләхетдинова
Алимә Сәләхетдинова

Америка университетында татар телен укуны өч кеше сайлаган. Ул түләүле.

АКШның Аризона университетында татар теле курслары башланды. Уд җиде атна дәвам итәчәк. Татар телен өйрәнер өчен быел өч кеше язылган. Студентлар татар телен түләп өйрәнә. Аризона университеты быел да татар теле укытучысы итеп "Alima academy" онлайн мәктәп җитәкчесе Алимә Сәләхетдинованы чакырганнар. Ул Аризона университетында дүртенче тапкыр татар теле укытучысы булып эшли. Ике елны ул оффлайн укытты, соңгы ике елда Аризона университеты онлайн форматта укытуга күчте..

Алимә Сәләхетдинова Азатлыкка аңлатуынча, өч студент та татар телен белми, аларга тел нигездән өйрәтеләчәк. Өч кешенең дә ни өчен татар телен сайлауларының сәбәпләре төрле.

— Татарча өйрәнергә теләүчеләр башта дүрт кеше иде, берсе төшеп калды. Бер укучы башкортларны, аларның тарихын өйрәнә. Тарихчы. Архивларда чыганакларны өйрәнгәндә татар теле кирәклеген аңладым дип сөйләде.

Икенче студент Советлар Берлеге тарихын өйрәнүче галим. Моннан тыш ул Заһидә Бурнашева шәхесен өйрәнә булып чыкты. Ул беренче татар феминисткасы булып санала. Ул да татар телендәге чыганаклар белән эш итә, телсез бик кыен диде. Тамырларымны, нәселемне өйрәнәсем килә дигән фикер дә әйтте.

Өченче кеше Америкадан. Ул тикшеренүче түгел, әмма татар җырларына гашыйкмын, телне өйрәнәсем килә, чөнки татарларны күбрәк таныйсым килә, диде.

Өчесе дә көчле, кызыклы шәхесләр, - диде ул.

Алимә Сәләхетдинова аңлатуынча, җиде атна дәвамында татар теле интенсив рәвештә өйрәнелә. Татар теле инглиз теле аркылы өйрәтелә. Сөйләм теленә басым ясала.

— Мин дүртенче ел укытам, телгә өйрәткәндә сөйләм теленә басым ясыйм, дөрес әйтелешкә игътибар итәм. Студентлар үзенчәлекле. Аларга китап, дәреслек алдың да укыттың булмый. Миңа төрле методикаларны кулланырга туры килә. Һәр дәресне үзем төзим. Каядыр татар теле дәреслеге була ала, каядыр инглиз яки немец теле дәреслегендәге алымнар була ала. Эшемдә "Әйдә. Online" платформасын еш кулланам, Илдар Әюпов ясаган "Татар теленнән күнегүләр" проекты да терәк булып тора.

3 июнь көнне онлайн форматта татарның күн мозаикасы турында АКШ-тан галимә Чулпан Хисмәтова лекция белән чыгыш ясаячак. Аңа теләсә кем кушыла ала, тыңлый ала, - дип сөйләде Алимә Сәләхетдинова.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG